Accessibility links

Сугыш башыннан бирле Русиягә Украинадан 14 меңнән артык бала депортацияләнгән


Бахмут шәһәре
Бахмут шәһәре

Аларның 126сы гына кире Украинага кайта алган. 

2022 елның 24 февралендә Украинада сугыш башланганннан бирле, 11 ай эчендә Русиягә Украинадан 14 меңнән артык бала сөрелгән. Украинаның милли мәгълүмати бюросы мәгълүматынча, аларның 126сы гына кире өенә кайта алган, дип хәбәр итә "Дождь".

Украинаның "Сугыш балалары" рәсми сайты, меңләгән әти-әниләр, дәүләт һәм дәүләтнеке булмаган оешмалар, волонтерлар юкка чыккан балаларны эзләү белән шөгыльләнә диелә хәбәрдә.

Былтыр сентябрь ахырында украиннарның Русия аланнарына ял иткән балаларын кире кайтара алмавы хәбәр ителгән иде. Русия җәйге аланнары Украина балаларын сугыштан ял итәргә дип чакырган булган, әмма Русия үз оккупациясеннән азат ителгән украин җирләренә балаларны кире кайтарудан баш тарта диелде. Ул чакта Русия аланнарында Изюмнан 52, Харьков өлкәсендәге башка урыннардан 250 бала калуы хәбәр ителгән иде.

Украина Русияне берничә мәртәбә оккупациядәге җирләрдә яшәүчеләрне, шул исәптән балаларны да мәҗбүриләп Русиягә алып китүдә гаепләде. Русия хакимиятләре исә кешеләр Русиягә үз теләкләре белән чыга, дип белдерә.

БМО балаларны бары тик аларның мәнфәгатьләрен кайгыртып кына һәм әти-әниләре ризалыгы белән генә башка урынга күчерергә ярый, дип белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG