Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самар өлкәсендә галимнәр Аксак Тимер һәм Туктамышның сугышкан урынын эзли 


Әмир Тимерга һәйкәл. Ташкент, Үзбәкстан, 2019 ел
Әмир Тимерга һәйкәл. Ташкент, Үзбәкстан, 2019 ел

Бу сугыш 1391 елда булган, әмма аның төгәл генә  кайсы урында барганын галимнәр әле дә ачыклый алмый. Самар галимнәре белән беррәттән, анда Татарстан белгечләре дә катнаша.

Самар өлкәсе халыкара археологик проектта катнаша, ул Алтын Урда ханы Туктамышның Урта Азия әмире Тимер (Аксак Тимер) белән көрәше барган төгәл урынны табуны максат итеп куя. Бу хакта Самарның Королев исемендәге дәүләт тикшеренү университетының җәмәгатьчелек белән элемтәләр үзәге хәбәр итә.

Әлеге сугыш хәзерге Самар төбәге җирләрендә 1391 елда булган. Галимнәр әлегәчә көрәш кырының кайда булуын ачыклый алмады.

Самар галимнәре белән беррәттән проектта Татарстанның Альфред Халиков исемендәге археология институты һәм Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты белгечләре дә катнаша. Шулай ук анда Казан, Курган һәм Башкорт дәүләт университетлары, Сәмәрканд дәүләт университеты һәм Яхъя Голәмов исемендәге Сәмәрканд археология институты белгечләре дә җәлеп ителә.

Әлеге проект биш елга исәпләнгән. Ул Самар өлкәсенең төрле районнарында археологик тикшеренүләр һәм экспедицияләр уздыруны күз уңында тота.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG