Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кем ул — Идегәй?


"Идегәй" спектакле афишасы

Бу атнада Кәрим Тинчурин театрында премьера: режиссер Туфан Имаметдиновның яңа эше — "Идегәй" спектакле тәкъдим ителә. Пьеса үзе дастанга нигезләнгән. Идегәй исеме татар халкы өчен нинди мәгънәгә ия? Шуны ачыкларга тырыштык.

ДАСТАН

Дастан үзе Туктамыш хан һәм Идегәй бәк турында язылган күпсанлы риваятьләрдән тора. Телдән телгә күчә-күчә, легендалар белән баетылып, тарихи вакыйгаларны сурәтләгән әлеге дастан кайчандыр Алтын Урда биләмәләренә кергән халыклар хәтерендә сакланып калган. Аның нугай, казакъ, үзбәк, төркмән, каракалпак, себер, кырым, казан татарлары вариантлары билгеле. Әсәр тулысынча XVII-XVIII гасырларда формалашып бетә. Ул XIV гасыр ахыры — XV гасыр башында Алтын Урда тәхете тирәсендә барган канлы көрәшнең зур дәүләтне таркатуга китергән кискен бер чорны сурәтли. Әсәрдә күренекле тарихи шәхесләр — Туктамыш хан, Аксак Тимер, Идегәй бәк һәм башкалар сурәтләнә.

Мәшһүр морза нәселләре — Йосыповлар, Урусовлар, Шәйдәковлар, Байтирәковлар, Көтүмовлар һәм Сөндүков морзалар — Идегәй нәселе дәвамчылары

"Идегәй" дастанының язмышы катлаулы: кайчандыр Алтын Урда биләмәләренә кергән күп кенә милләтләрнең үз версияләре бар. Татар язучылары арасында "Идегәй"не халыкка кем "кайтаруы" турындагы бәхәснең хәтта мәхкәмәгә дә барып җитүе мәгълүм.

1919 елда журналист, галим Нигъмәт Хәким тарафыннан Себердәге Яланкүл авылы чичәне Ситдыйк Зәйнетдинов авызыннан язып алынган "Идегәй" дастаны "Казан утлары" журналында бастырылып, халыкка 1989 елда гына кайтарыла. Дастанны язып алган Нигъмәт Хәким 1937 елда репрессияләнә. Әсәр үзе әдәби реставрация уза: Нәкый Исәнбәтне хәтта яңартылган нөсхәгә төзәтмәләр керткән дип гаеплиләр. Инде дастанны бастырабыз дигәндә генә сугыш башлана, ә Икенче дөнья сугышы бетәр алдыннан әсәргә кара мөһер сугыла. Аның исемен генә дә телгә алу тыела.

КЕМ УЛ — ИДЕГӘЙ?

Идегәй (нугайларда Эдиге) 1352-1419 елларда яшәгән санала. 1400-1419 елларда Алтын Урда төмәнбашы була (төмән — 10 меңле гаскәр). Тарихка Тимер Котлыг ханны тәхеткә китергән, Мангыт йортын төзегән һәм Нугай урдасын җитәкләячәк нәселгә нигез салган шәхес булып кереп калган. Мәшһүр морза нәселләре — Йосыповлар, Урысовлар, Шәйдәковлар, Байтирәковлар, Көтүмовлар һәм Сөндүковлар — Идегәй нәселе дәвамчылары.

Туктамыш үзенә Алтын Урда тәхетенә менәргә ярдәм иткән Аксак Тимергә каршы чыкканда, Идегәй Аксак Тимер гаскәре башлыкларының берсе була

Алтын Урданың көчсезләнеп, тәхет уеннарына баткан чорында дөньяга килгән сәясәтче, дәүләт эшлеклесе, гаскәр башлыгы Идегәй Урданы элеккечә кодрәтле итәргә хыяллана. Язмышы исә каршылыклар тулы була.

Идегәй 1352 елда Тимер Малик хан сараендагы бәйләр бәге мангыт Балтычак гаиләсендә туа (мангыт — монгол нәселе). 1377 елда әлеге ханны җиңгәч, Аксак Тимер канаты астындагы Туктамыш хан Балтычакка башка бәйләр кебек үк үз ягына чыгарга тәкъдим итә. Балтычак риза булмый, үзенең ханы Тимур Малик белән бергә башын чабарга куша. Балтычакның ике улы да Туктамыш ягында кала.

Идегәй бәк Туктамыш хан белән дус була, әмма тора-бара алар дошманлаша: Туктамыш үзенә Алтын Урда тәхетенә менәргә ярдәм иткән Аксак Тимергә каршы чыкканда, Идегәй Аксак Тимер гаскәре башлыкларының берсе була.

ИДЕГӘЙ ҺӘМ ТУКТАМЫШ

1391 елда Аксак Тимер Туктамышка каршы яу чапканда, Идегәй Аксак Тимер ягында гаскәр башлыкларының берсе була. Туктамыш ханны тар-мар иткәннән соң, Идегәй Аксак Тимердән гаскәр җыярга дип өйләренә кайтарып җибәрүен сорый, әмма, ватанына кайткач, үз сәясәтен кора башлый: ул Алтын Урда тәхетенә Тимер Котлыгны утырта. Чынлыкта исә Алтын Урда белән үзе идарә итә.

Идегәйнең нугайлар гаскәре белән килүе әлеге сугыш барышына зур үзгәреш кертә. Бу бәрелеш XIV гасырда Көнчыгыш Европада иң эре бәрелеш дип санала.

Шушы чорда Аксак Тимер гаскәре Алтын Урданың Идел буендагы шәһәрләрен җимерә. Нәтиҗәдә дәүләтнең икътисады аска тәгәри, Мәскәү Урдага ясак түләми башлый. Аксак Тимер гаскәренә һәм шул исәптән Идегәйгә оттырган Туктамыш Киев шәһәренә, Витаутас кенәз янына кача. Идегәй куйган Тимер Котлыг хан Витаутастан Туктамышны кайтаруын таләп итә. Витаутас баш тарта һәм яу белән бару өчен гаскәр җыя башлый: ул Туктамышны кабат хан тәхетенә утыртып, Алтын Урданы үз ихтыярына буйсындырырга тели.

Бәрелеш 1399 елда Ворскла елгасы буенда була. Витаутас гаскәренең зурлыгын күреп, Тимер Котлыг сугыш кырыннан китәргә җыена, ләкин Идегәйнең нугайлар гаскәре белән килүе әлеге сугыш барышына зур үзгәреш кертә. Шулай итеп, бер яктан — Алтын Урда ханы Тимер Котлыг һәм нугай гаскәрләрен җитәкләгән бәкләр бәге Идегәй, икенче яктан — Витаутас кенәз һәм Туктамыш.

Әлеге бәрелеш XIV гасырда Көнчыгыш Европада иң зур бәрелеш булып санала.

Бөек Литва кенәзлеге җитәкләгән урыс, чех, алманнардан торган гаскәр тар-мар ителә. Идегәй гаскәре Витаутасның исән калган кешеләрен Киевка кадәр куып бара, күпчелек гаскәр башлыклары һәлак була. Туктамыш кача. Витаутас үзе дә көчкә качып котыла. Киев хакимияте 3 мең литва һривнасы түләп кенә шәһәрне җимерүдән саклап кала ала.

Шушы җиңүдән соң Идегәй Туктамышны тынычлыкта калдырмый: еллар дәвамында аның белән көрәшә. Ахыр чиктә, уналтынчы сугышта Туктамыш тәмам тар-мар ителә һәм үтерелә. Ул вакытка Идегәй инде зур сәяси куәткә ия була — ул замандагы Европа сәяхәтчеләре язганча, Идегәй 200 мең атлы гаскәр җитәкли.

Идегәйнең хәрби даны күтәрелә, ул Алтын Урданың куәтен күрсәтә. Смоленски каласы Урдага кире буйсындырыла. Идегәй Алтын Урданы берләштереп, дәүләтнең элекке куәтен торгызырга тырыша.

УҢЫШСЫЗ ТҮНТӘРЕЛЕШ

1400 елда Идегәй, Тимер Котлыгны үтереп, аның энесе Шадибәкне хан итә. Яңа хан сәясәткә аз катнаша, гомерен күңел ачуларда уздыра. Ягъни бу юлы да Алтын Урданың чын хакиме Идегәй була.

Бу юлы да Алтын Урданың чын хакиме Идегәй була

Тик озакламый төмәнбаш Идегәй белән аның йогынтысыннан чыгарга теләгән Шадибәк арасында көрәш кабына. Әлеге көрәштә Идегәй җиңә, Шадибәк исә Дербентка кача һәм шунда үлә. Яңа хан булып Алтын Урда тәхетенә Шадибәкнең улы Булат утыра.

Идегәй Урда хакимиятен нык тота. Таркала башлаган дәүләтнең халыкара абруе һәм сәяси йогынтысы азмы-күпме арта — әлеге күтәрелешне тарихчылар Идегәй исеме белән бәйли.

ИДЕГӘЙНЕҢ МӘСКӘҮГӘ ЯВЫ

Ворскла буендагы бәрелештән соң биш ел узгач Литва кенәзе Витаутас, Польша гаскәре ярдәмендә, янә Смоленски шәһәрен алуга ирешә. Идегәй булышкан урыс кенәзе Василий көтмәгәндә Идегәйнең дошманы, Литва кенәзе Ягайло ягына чыга һәм Смоленски каласын Литваныкы дип таный.

Бу ачыктан-ачык хыянәт була, һәм Идегәй Смоленскины Литва дәүләтенә бирмәс өчен 1408 елда хыянәтчеләргә каршы яу чаба. Мәскәү өч атнага камауга алына. Мәскәүләр Идегәйгә 3 мең сум түләгәннән соң гына камалыш алына. Әлеге вакыйгалар барышында Ростов, Түбән Новгород, Дмитров, Переславль-Залесски, Коломна, Рязань шәһәрләре яндырыла.

Сүз уңаеннан, режиссер Андрей Тарковский "Андрей Рублёв" дигән фильмында (1966) Идегәй явына үз карашын сурәтли.

Аңа кагылышлы эпизодта Алтын Урдага тиешле ясакны унике ел буе түләмәгән Мәскәү кенәзлеген җәзага тартырга килгән Идегәй яугирнең, ярдәмгә "кече кенәз" Юрий Дмитриевич дружинасын да алып, җирле халыкны җәзалавы күрсәтелә. Юрий "бөек кенәз" абыйсыннан көнләшеп үч алырга тели, татар ханы аның ярдәмендә Владимир каласына һөҗүм итә. Хәрбиләр бистәне җимереп Владимир кирмәненә керә, чиркәү гөмбәзләрендәге алтыннарны йолкып ала, ишекләрне ватып, эчкә ыргыла, анда яшеренгән кешеләрне рәхимсез рәвештә үтерә һәм җәзалый башлый. Рублёвның иконалары татар һәм урыс итекләре астында тапталып бетә. Рублёв үзе, һөҗүмчеләрнең берсе, урыс кешесе, кыз баланы мыскыл итәргә маташуын күргәч, көчләүчене балта белән чабып үтерә. Котылырга тырышкан икенче рәссам, Фома, һәлак була. Андрей белән әлеге кыз гына исән кала. Бу мәхшәрне кичергән Андрей Рублёвның кешеләрдән гайрәте чигә һәм ул икона язу белән башка шөгыльләнмәскә карар итә.

Мәскәүне яулап алмаса да, Идегәй төп максатына ирешә: Мәскәү белән Литва арасында мөнәсәбәтләр бозыла, аларның берләшү идеясе барып чыкмый, ә Литва кенәзлеге Мәскәү, Түбән Новгород, Ростовны буйсындыра алмый.

Бөек Литва кенәзлеге түбән тәгәри башлый.

ИДЕГӘЙНЕҢ КАЧУЫ ҺӘМ КИРЕ КАЙТУЫ

1410 елда Булат хан үлә һәм Урда тәхетенә Тимер Котлыгның улы Тимер хан утыра. Идегәй куйган кеше булса да, Тимер хан тиз арада күчмә халыкларның аксөякләрен кодрәтле төмәнгә каршы көрәшкә күтәрә. Шул ук вакытта, 1411 елда, әлеге көрәш кабынган вакытта, Алтын Урдага Туктамышның улы Җәлаледдин бәреп керә һәм бертуганнары белән берлектә Урданың олысларын талый.

Тимер хан белән көрәшергә куәте җитмәгәнен белгән Идегәй Хәрәземгә кача, юлда аны Тимер хан гаскәрләре тар-мар итә. Исән калган гаскәре белән Хәрәземгә килгәч, Идегәй ярты ел дәвамында үзен камап алган Тимер хан гаскәренә каршы тора. Әмма 1412 елда Тимер ханның гаскәр башлыгы ханга хыянәт итә һәм, аны үтереп, Җәлаледдин ягына күчә. Хан юклыктан файдаланып бу вакытта Алтын Урдада Җәлаледдин хакимлек итә. Идегәйне тәмам юк итәргә теләп, ул Хәрәземгә үзенең гаскәр башлыгын җибәрә, әмма Идегәй, гаскәр саны ягыннан азчылыкта булуына карамастан, әлеге яуда җиңә.

Идегәйне Сарайчык шәһәре тирәсендә Туктамыш улларының берсе үтерә

Шул ук вакытта Аксак Тимер улларының берсе Шаһрух та, Идегәй көчсезләнгән дип, аны тар-мар итәргә тели һәм ахыр чиктә максатына ирешә — Идегәйне Хәрәземнән куып чыгаралар.

Идегәй Алтын Урдага кайта, әмма тәхет өчен көрәшкән Туктамыш уллары Кәпәк һәм Кәрим-Бирде белән бик үк яхшы мөнәсәбәтләрдә булмый. Шулай да, Идегәйнең сәяси әһәмияте кимеми.

Ахыр чиктә Идегәй тәхеткә утырган Кәпәк хан белән дошманлаша — Кәпәк Литва йогынтысында була. Нәтиҗәдә Кәпәк җиңелә, ә Идегәй 1416 елда Киевны һәм Днепр елгасының уң ярын яу белән баса.

1419 елда исә Идегәйне Сарайчык шәһәре тирәсендә Туктамыш улларының берсе үтерә.

ЯНӘ ДАСТАН ТУРЫНДА

Ногай районы гербы
Ногай районы гербы

Алтын Урда халыкларында оешкан дастанда Идегәй — гадел сугышчы, ә аның тыныша алмас көндәше Туктамыш хан — явыз хаким буларак сурәтләнә. Идегәй — татар тарихында да зур фигура. Хыянәтләргә, җиңү-җиңелүләргә, түнтәрелешләргә бай чорда дәүләтчелекне ничек саклап калырга? Халык хәтерендә сакланган риваятьләр шушы сорауларга да җавап эзли.

Нугайлар традицияләрендә һәм халык авыз иҗатында Идегәй (Эдиге) бөек хаким һәм куркусыз батыр буларак сурәтләнә.

Дагыстанның Нугай районы гербында да Эдиге сурәтләнгән. Хәзерге вакытта да әлеге районда шушы дастан хөрмәтенә аталган Эдиге дигән авыл бар. Анда 400гә якын кеше гомер итә.

Нугайлар хәзер дә балаларына нугай биләренең исемнәрен бирә

Нугай этнографы Әхмәт Ярлыкапов аңлатуынча, нугайлар Идегәйне нугай морзалары династиясенә нигез салган шәхес буларак кабул итә: нугай морзаларының барысы да — аның варислары. Шулай ук, аны нугай дәүләтчелегенә нигез салучы дип тә саныйлар: Идегәй үзе Нугай ханлыгына нигез салмаса да, нәкъ менә аның нәсел дәвамчылары Нугай урдасын төзи.

Нугайларның "Эдиге" дигән халык эпосы да тулысынча Идегәй шәхесенә багышланган.

Эдиге турында да, аның Нугай урдасы һәм аннан соңгы башка дәүләтләр белән идарә иткән варислары турында да хәтер һаман яши, ди Ярлыкапов. Нугайлар хәзер дә балаларына нугай биләренең исемнәрен бирә — шушы исемнәрнең халыкта саклануы Эдиге нәселенең нугай мәдәни тормышында никадәр зур урын алып торганын күрсәтә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

XS
SM
MD
LG