Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымдагы мәхкәмә кырымтатар активистларын 10-15 тәүлеккә сак астына алды


Акмәчетнең Үзәк район мәхкәмәсе бинасы янына хөкем ителгән кырымтатарларның туганнары, теләктәшләре җыелды, 26 гыйнвар 2023
Акмәчетнең Үзәк район мәхкәмәсе бинасы янына хөкем ителгән кырымтатарларның туганнары, теләктәшләре җыелды, 26 гыйнвар 2023

Алар тоткарланган алты кырымтатарга теләктәшлек белдереп мәхкәмәгә килгәч кулга алынды.

Кичә Акмәчетнең Киев районы мәхкәмәсе янында тоткарланган 33 кырымтатар активистының җидесеннән кала барысы да 10-15 тәүлеккә сак астына алынды. Аларга карата мәхкәмә бүген булды. Бу хакта "Кырым теләктәшлеге" хәбәр итә.

Активистлар арасында өлкән яшьтәге кешеләр дә бар.

Әлеге активистлар 24 гыйнварда Җанкөйда тоткарланган кырымтатарларга теләктәшлек белдереп мәхкәмәгә килгән иде. Мәхкәмә бинасы янында аларны полиция тоткарлап автобусларга утыртты.

24 гыйнварда Җанкөй районында алты кырымтатар йортында полиция тентүләр үткәреп, аларны тоткарлады. Аларның барысын да Русиядә тыелган "Хизб ут-Тахрир" оешмасын оештыру һәм катнашуда гаеплиләр.

Мәскәү куйган Кырым башлыгы Сергей Аксенов Киевны гаепләп, үз телеграм каналында "Киев режимы - террорчылык куркынычының төп чыганагы" дип язды.

Кырым Русия тарафыннан басып алынгач, ягъни 2014 елдан бирле Кырымда кырымтатарларны тоткарлаулар, әзерлекләүләр, утыртулар арта бара.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG