Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт телен саклау һәм үстерү фондына бюджеттан һәр ел 6,3 миллион сум биреләчәк


Башкорт телен саклау һәм үстерү фондының "Башкорт теле: яңа караш" проекты
Башкорт телен саклау һәм үстерү фондының "Башкорт теле: яңа караш" проекты

Моңа кадәр фонд бюджетныкы булмаган чыганаклардан акча алды. Әйтик 2021 елда фонд 8,6 миллион сум күләмендә максатчан кертем алган. Шул ук вакытта, хисаплардан күренгәнчә, бу  акчаларның күп өлеше – 4,1 миллион сумы фонд хезмәткәрләренә хезмәт хакы түләүгә киткән.

Башкорт телен саклау һәм үстерү фондына бюджеттан һәр ел 6,3 миллион сум биреләчәк, бу хакта Башкортстан хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров хәбәр итте, дип җиткерә "Башинформ".

"Дөньялар үзгәрә, һәм без бүген туган телләрне дигиталлаштыру, башкорт теленнән башка дөнья телләренә автомат тәрҗемәче булдыру турында сөйлибез. Интернеттагы һәр кеше теләсә нинди мәгълүматны туган телендә ала алсын өчен безгә бу эшчәнлекне тагын да көчәйтергә кирәк", дигән ул.

Моңа кадәр фонд бюджетныкы булмаган чыганаклардан акча алды. Әйтик 2021 елда фонд 8,6 миллион сум күләмендә максатчан кертем алган. Шул ук вакытта, хисаплардан күренгәнчә, максатчан чараларга аның 3,8 миллионы гына тотылган, калган акчаларның күп өлеше – 4,1 миллион сумы фонд хезмәткәрләренә хезмәт хакы түләүгә киткән.

Әмма быелдан аны бюджеттан финанслый башлаячаклары, 1 миллион 200 мең сум күләмендә бюджет акчалары бүлеп биреләчәге хәбәр ителде. Шулай ук аның 6,3 миллион сумга җиткереләчәге дә әйтелгән иде.

Башкорт телен саклау һәм үстерү фонды 2018 елда төзелгән иде. Биш ел эчендә башкорт телен саклау һәм үстерү фонды төрле проектлар тормышка ашырды, шул исәптән башкорт теленең "төньяк-көнбатыш" дип аталган диалектын алга сөрде. Оешма 2020 елдан башкорт теленнән халыкара диктантны "төньяк-көнбатыш" диалектында да яздыртты. Бу татарча сөйләшүчеләрдә ризасызлык уятты.

Фонд телевизион проектларны тормышка ашырды. "Башкортостан" дәүләт телеканалында ("Русия" дәүләт каналы филиалы) "Матур башкорт теле" дигән тапшыру чыгып килде. Фонд социаль челтәрдә видео язмалар урнаштыра, башкорт телендә IT кушымталар, програмнар эшли.

Узган ел Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров башкорт телен үстерүгә 33 млн, татар проектына – 1 миллион сум бүлде. Республикада яшәүче башка халыкларга берни дә бирелмәде. Берничә грант Свердлау өлкәсе татарларын башкортлаштыруга юнәлтелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG