Accessibility links

Кайнар хәбәр

Түбән Новгородта мәктәп укучысына гаскәрне "кимсетү" турында беркетмә төзегәннәр


Иллюстративное фото
Иллюстративное фото

Ул "Әгәр сугышырга барсам, Украина ягында сугышачакмын", дип әйткән булган. 

Түбән Новгородның 128нче мәктәбендә укучы 16 яшьлек егеткә Русия гаскәрен "дискредитацияләү" маддәсе нигезендә беркетмә төзелгән. Бу хакта "ASTRA" Telegram-каналы яза.

Янәсе ул мәктәптә "Әгәр сугышырга барсам, Украина ягында сугышачакмын", дигән сүз кычкырган һәм шуның өчен штраф җәзасы алган.

Укучы өстеннән кем әләкләве билгеле түгел. Ул бу сүзләрне имештер 16 гыйнварда әйткән диелә.

Былтыр 24 февральдә Владимир Путин фәрманы белән Русия Украинага һөҗүм итте. Соңрак Русия хакимиятләре кануннарны кырыслатты: сугышка каршы булучыларга – "гаскәр турында ялган мәгълүмат тарату" һәм "гаскәрне дискредитацияләү" маддәләре нигезендә административ һәм җинаять эшләре ачалар, шул исәптән социаль челтәрдә фикер белдерүчеләргә дә.

Бу маддәләр нигезендә Татарстан һәм Башкортстанда яшәүчеләрне дә даими хөкем итеп торалар.

Соңгы вакытта русияләрнең бер-берсе өстеннән әләк язу очраклары ешайды. Шундый беренче иң билгеле очрак былтыр былтыр март аенда ук булган иде. Пензадан инглиз теле укытучысы Ирина Ген өстеннән укучылары әләк язды. Укытучы балалар белән үзара сөйләшкәндә Русиянең Украинага һөҗүмен тәнкыйтьләгән булган диелде. Укытучыга Русия гаскәре турында "фейклар" тарату маддәсе нигезендә җинаять эше ачылды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG