Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда гаскәрне "дискредитацияләү"дә гаепләп 63 кешене административ җаваплылыкка тартканнар


Казанда сугышка каршы ялгыз пикет. Архив фотосы
Казанда сугышка каршы ялгыз пикет. Архив фотосы

Русия президенты "махсус хәрби операция" һәм соңрак өлешчә мобилизация игълан иткәч, полициянең эше артты, дип сөйләгән Русия эчке эшләр министрлыгының Казандагы идарәсе җитәкчесе. 

Казанда полиция хезмәткәрләре Русия гаскәрен дискредитацияләү маддәсе нигезендә 63 кешене административ җаваплылыкка тарткан.

Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Русия эчке эшләр министрлыгының Казандагы идарәсе җитәкчесе Надир Закиров хәбәр итте, дип яза "Реальное время".

"Русия президенты "махсус хәрби операция" һәм соңрак өлешчә мобилизация игълан иткәч полиция җилкәсенә өстәмә йөк төште. Бу - дәүләт хакимияте институтларына каршы чараларны булдырмау, Казанның хәрби җыен пунктларында һәм хәрби комиссариатларында тәртип саклау, иминлекне тәэмин итү", дип сөйләгән ул.

Закиров мәгълүматынча, Казан мәхкәмәләре күпчелек административ эшләрне караган да инде - 49 кешегә штрафлар салынган.

"Октябрь башында Совет районындагы хәрби комиссариатка ут төртүне булдырмый калдылар", дип искә алган җитәкче.

  • 24 февральдә Владимир Путин фәрманы белән Русия Украинага һөҗүм итте. Соңрак Русия хакимиятләре кануннарны кырыслатты: сугышка каршы булучыларга – "гаскәр турында ялган мәгълүмат тарату" һәм "гаскәрне дискредитацияләү" маддәләре нигезендә административ һәм җинаять эшләре ачалар, шул исәптән социаль челтәрдә фикер белдерүчеләргә дә.
  • Гаскәрне дискредитацияләү маддәсе нигезендә 50 мең сумга кадәр штраф каралган. Кабат дискредитацияләгән өчен җинаять эше ачарга һәм биш елга кадәр колониягә җибәрергә мөмкиннәр.
  • Русия хакимиятләре илнең саклану министрлыгы фаразларыннан аермалы булган теләсә нинди мәгълүматны "фейк" дип атый. Бу маддә нигезендә 15 елга кадәр иректән мәхрүм итүләре бар.
  • Күптән түгел Татарстанда Русия гаскәрен дискредитацияләү турында беренче җинаять эше ачылды. Чаллы кешесе, 39 яшьлек Альберт Мансуров социаль челтәрләрдә сугышка каршы язма чыгарган өчен башта бу маддә нигезендә административ җаваплылыкка тартылган булган, шундый ук постны тагын бер тапкыр язгач, аңа карата җинаять эше ачылган.
  • Актаныш районында яшәүче Елена Ирдуганова русияләрне фикер өчен эзәрлекләүләрне 1937 елгы репрессияләр белән чагыштыра. "Курыкмыйм, әлегә штрафлар гына салалар, атмыйлар бит дип юанам" ди ул. Аны дискредитацияләү маддәсе нигезендә 30 мең сум штрафка тартканнар иде.
  • Күптән түгел Русия эчке эшләр министры Владимир Колокольцев Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Русия ватандашларына гаскәр турында дөреслеккә туры килмәгән мәгълүмат таратуда гаепләү нигезендә йөздән артык җинаять эше, 4500ләп административ эш ачылуын хәбәр иткән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG