Accessibility links

"Вёрстка": Русия хәрбиләре сугыштан корал алып кайта һәм аны фатирларында саклый


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Шундый кимендә 42 русияле канунсыз корал йөрткән өчен мәхкәмә каршына баскан. Алар шкафларында гранатлар саклый һәм йөрешкә чыккан вакытта яннарына пистолет ала, диелә.

Русиянең Украинага каршы сугышып кайткан кимендә 42 хәрбие корал, сугыш кирәк-яраклары һәм шартлаткыч маддәләр үзләштерү, саклау һәм йөртү маддәсе нигезендә гаепләнеп мәхкәмә каршына баскан. Бу хакта Русиянең гарнизон хәрби мәхкәмәләре базаларын өйрәнеп, "Вёрстка" хәбәр итә.

Мәхкәмә карарларыннан күренгәнчә, русияләр фронтта табылган утлы коралларны яки кулланылмаган патроннар һәм гранатларны үзләренә ала. Алар бронежилетлар, йокы капчыклары, рюкзакларында аны хәрби бүлекчәгә китерә, соңрак яшерә, ә өйләренә ялга кайтканда яннарына ала, диелә язмада.
Сугыштан кайткан кимендә 18 хәрбинең хөкем ителүе, ике дистәләбенең мәхкәмә карарын көтүе әйтелә.

Бер хәрбине ике ел ярымга төрмәгә җибәргәннәр. Ул өенә кайтканда Керченски күперендәге контроль-уздыру пунктында тикшерелгән, аның рюкзагында дүрт гранат, биш ядрә, төтен шашкасы табылган. Хәрби тикшерүчеләргә бу шартлаткыч маддәләрне "шәхси иминлеге өчен" янында йөртүен әйткән.

Кемнәрнеңдер корал йөртүен юл-патруль хезмәте постларында һәм вокзалларда ачыклаганнар диелә. Әйтик, Воронеж өлкәсендәге хәрбинең рюкзагын рентген аша уздыргач, Ф-1 гранаты табылган. Ул аны балык тоту өчен кулланырга теләгән идем дигән.

Сугыштан корал алып кайта алучылар аларны фатирларында һәм дачаларында саклый диелә.

Әйтик, Брянскида хәрби хәрәкәтләр ветераны фронттан гранат алып кайтып, фатиры коридорындагы киштәгә куйган. Шул ук көнне ул исерек килеш хатыны белән талашып киткән һәм җәнҗал чыгарган. Киштәдәге гранатны шау-шуга килгән полиция хезмәткәрләре күреп алган.

Бер хәрбинең кеше арасында сугыштан алып кайткан пистолет белән атыш оештыруы әйтелә. Мәхкәмә аңа мәҗбүри эш билгеләгән.

Фронттан патроннар алып кайткан кайбер хәрбиләр җинаять җаваплылыгыннан качып котыла алган – аларга каршы ачылган эшләр туктатылган, дип яза "Вёрстка".

  • 2022 елның 24 февралендә Русия Украинага каршы сугыш башлады. Мәскәү моны "махсус хәрби операция" дип атый.
  • Медиа чаралары моңарчы берничә мәртәбә сугыштан әйләнеп кайткан русияләрнең кешеләргә утлы корал белән янавы һәм хәтта атуы турында язды.
  • Әйтик, былтыр августта Смоленски өлкәсендә сугыштан кайткан хәрбинең Украинадан күчеп килүчеләргә һөҗүм итүе билгеле булды.
  • Дондагы Ростовта исә Украинадагы сугыш турында бәхәсләшкәннән соң, бер хәрби такси йөртүчене атып үтерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG