Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Вагнер" Украинага әсир төшкән һәм качып киткән тоткыннарны һәлак булган дип күрсәтә — "Русь сидящая" фонды


"Вагнер" хосусый хәрби ширкәтен оештыручы Евгений Пригожин
"Вагнер" хосусый хәрби ширкәтен оештыручы Евгений Пригожин

"Русь сидящая" фонды башлыгы Ольга Романова сүзләренчә, 50 меңнән артык тоткынны төрмәдән чыгарып сугышка җибәргән булырга тиешләр, әмма фронтта аларның 10 меңе сугыша. Калганнары – яки үтерелгән, яки яраланган, яки дезертир, яки әсир төшкән.

Күпләгән тоткыннар "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтеннән качып киткән, шул исәптән алар арасында Русиягә качучылар да, Украинага әсир төшүчеләр дә бар. Бу хакта "Русь сидящая" фонды башлыгы Ольга Романова белдерде, дип яза "Можем объяснить" Telegram-каналы.

"Вагнер" хосусый хәрби ширкәтен оештыручы Евгений Пригожин бу хәлдән төрле юллар белән чыгарга тырыша, диелә.

"Пригожин Путинга сугышта җиңәргә вәгъдә итте, аңа тулы ирек бирелде – тоткыннарны ал диделәр. 50 меңнән артык тоткынны төрмәдән чыгарып сугышка җибәргән булырга тиешләр, әмма фронтта аларның 10 меңе сугыша. Калганнары – яки үтерелгән, яки яраланган, яки дезертир, яки әсир төшкән. Пригожинга бу статистика кирәкми. Үлгәннәр ярый әле, ә менә әсир төшкәннәр һәм кулларына корал тотып дезертир булганнарга килгәндә – боларын аңа Путинга күрсәтергә ярамый", дигән Романова.

Шуңа күрә әсир төшкәннәрне яки качып китүчеләрне һәлак булучылар дип саныйлар һәм туганнарына үлү хәбәрләрен җибәрәләр. Романова "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенең тоткыннар гаиләсендә акча эшләргә тырышуы турында да сөйли.

"Мәетен тапшыру турында сүз чыккач, Русиядә яшәмәүче хатын-кыздан моның өчен акча таләп иткәннәр. Ул бу акча талауларның скриншотын чыгарды. Һәм аның "Вагнер"да сугышучы иренең исән булуы ачыкланды. Әгәр бу рәсемнәрне чыгармаган булса, буш табут күмгән булыр иде", ди хокук яклаучы.

Узган язда Украинадагы сугышта Русия хәрбиләре берничә мәртәбә хәрби уңышсызлыкларга дучар булганнан соң, Русиянең "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте ил тоткыннарын сугышка җибәрә башлаган иде. Сугышта катнашырга ризалашкан тоткыннар ярты ел алгы сафта булырга тиеш, аларга атып үтерү белән янап, чигенүне һәм әсир төшүне тыялар. Исән калганнарга ярлыкау вәгъдә итәләр.

Русиядә "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенә ялланып, Украинага сугышырга китеп, шунда һәлак булган ирләрне геройлаштыра башладылар. Әйтик Сарытау өлкәсендәге бер мәктәп бинасына кеше үтергән өчен хөкем ителгән "вагнер"чы истәлегенә мемориаль такта элеп куйганнар.

Татарстан белән Башкортстанда да андый күренешләр очрый. Мисал өчен, Башкортстанның Тәтешле районында туып үскән Фәнис Хөсәеновтан татар телле басмалар да "герой" ясарга тырышты. Янәсе ул украин БТРын куып алып китеп каһарманлык кылган. Хөсәеновның элек карак булуы, биш мәртәбә хөкем ителүе билгеле булды.

Азатлык Украинадагы сугышта һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен бер исемлеккә туплап бара. Безнең хисапка күрә, әлеге исемлектә сугышка "Вагнер" ширкәтенә ялланып киткән һәм шунда үлгән дип хәбәр ителгән кимендә 28 кеше бар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG