Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кеше үтерүче һәм каракларга тантаналы җеназалар. Русиядә сугышка ялланып киткән җинаятьчеләрне "герой"лаштыра башладылар


Фәнис Хөсәенов
Фәнис Хөсәенов

Русиядә "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенә ялланып, Украинага сугышырга китеп, шунда һәлак булган ирләрне геройлаштыра башладылар. Мәсәлән, наркотиклар саткан өчен хөкем ителгән бер ир Украинадагы сугышка киткән, шунда үтерелгән, һәм аны Петербурда тантаналы рәвештә күмгәннәр. Сарытау өлкәсендәге бер мәктәп бинасына кеше үтергән өчен хөкем ителгән "вагнер"чы истәлегенә мемориаль такта элеп куйганнар.

Татарстан белән Башкортстанда да андый күренешләр очрый. Мисал өчен, Башкортстанның Тәтешле районында туып үскән Фәнис Хөсәеновтан татар телле басмалар да "герой" ясарга тырышты. Янәсе ул украин БТРын куып алып китеп каһарманлык кылган.

Украин ягыннан БТР куып алып китеп танылган Фәнис Хөсәенов һәлак булган
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:52 0:00

24 яшьлек Хөсәенов һәлак булгач, "Татар-информ" агентлыгы аның милләте татар булган дип язды, аның "истәлегенә" сентименталь видеолар чыгарды. Ә менә Хөсәеновның караклык өчен биш тапкыр хөкем ителгәне, машина басканнары турында ул видеоларда әйтелмәде. Хөсәеновны 17 гыйнварда туган ягында тантаналы рәвештә җирләделәр. Аны күмәргә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров та килгән иде.

Хөсәенов үзе сөйләгәнчә, ул сугышка берничә тапкыр китәргә тырышкан, әмма аны, хөкем ителгән булу сәбәпле, башта алмаганнар. Соңыннан гына ул "Барс-17" батальонына яллана алган.

Җинаять кылып төрмәгә утыртылган, соңыннан Украинадагы сугышка ялланып китеп, шунда һәлак булган ирләрне башка төбәкләрдә дә тантаналы рәвештә җирлиләр. Ханты-Манси автономияле бүлгесенең Урай шәһәреннән Александр Глызин — шундыйларның берсе. Сугышка кадәр ул Свердлау өлкәсендә төрмәдә утырган. Фронтка "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенә ялланып киткән. Җирле яңалыкларда аның турыда "Каһарманча һәлак булган" дип язалар. Нәрсә өчен хөкем ителгәнен сеңлесе Анна Солодовникова юньләп аңлата алмый.

— Белмим дә, аның белән төрле шәһәрләрдә яшәдек. Төрмәгә утырту вакыты артык зур түгел иде.

— "Махсус хәрби операция"гә ни өчен киткән соң?

— Тормышын яңа биттән башлыйсы, ниндидер файда китерәсе килгән.


Глызинның дусты Евгений Хәсәнов аның педофилия турындагы маддә нигезендә утыртылганнын кире кага. Андый мәгълүмат берничә телеграм-каналда таралган иде. "Аның белән бергә утырдык. Педофил булган булса, аның турында болай сөйләмәс идем. Нормаль егет ул, 158нче, 161нче маддәләр нигезендә утырды, сексуаль маддәләр нигезендә түгел. Беркемне дә көчләмәгән ул, педофил да булмаган" ди ул. Глызинның дуслары ул карак булган өчен хөкем ителгән ди.

"Вагнер"чыларны Свердлау өлкәсендә дә җирлиләр. Сергей Молодцовны анда да тантаналы рәвештә күмгәннәр. Ә ул үзенең әнисен вәхшиләрчә үтергән өчен хөкем ителгән булган. Молодцовны соңгы юлга мактаулы каравыл белән озаттылар.

Волгоград шәһәрендә гыйнвар башында тагын бер "вагнер"чы Марк Задоркинны җирләделәр. 2021 елда мәгълүмат чаралары аның турында болай язган иде: танышын үтергән, һәм шуннан соң ул танышы юкка чыккан дип башкаларны ышандырырга тырышкан.

Сарытау каласындагы 11нче мәктәп бинасына Денис Ковырзин истәлегенә мемориаль такта элеп куйганнар. ВВСның урыс хезмәте язуынча, бу ир-ат кеше үтергән өчен һәм канунсыз корал саклаган өчен хөкем ителгән булган.


"Вагнер" ширкәтенә нигез салган Евгений Пригожин (Путинның иң якын дусларының берсе санала) узган ел азагында Русия төрмәләрендә утырган ирләрне шәхсән үзе сугышка чакырып, өндәп, яллап йөрде. Ул фронтта һәлак булган шушы ирләр тантаналы рәвештә күмелергә тиеш дип таләп итте. Пригожин ул хакта хәтта Русия думасы рәисе Вячеслав Володинга да зарланган булган: "Кичә Дмитрий Меньшиковны сугышка барырга үгетләдем. Ул барды. Ә бүген Петербурдагы зиратта аны күмергә урын да юк. Коточкыч бу" дигән ул.

Сүз наркотиклар тараткан өчен хөкем ителгән Дмитрий Меньшиков турында. Сугышта һәлак булганнан соң Русия түрәләре аны "Батырлык өчен" медале белән бүләкләде. Парламент спикеры Володин ул вакытта Пригожин белән ризалашкан булган. Аның фикерләре Дума сайтында урнаштырылган: "Фронтта барысы да бертигез: үз теләкләре белән киткәннәр дә, "вагнер"чылар да, хәрбиләр дә. Ватан өчен һәлак булган геройлар истәлеге турында сүз барганда, аларны аерырга ярамый". Нәтиҗәдә Меньшиковны Петербурдагы Ак утрау зиратының Геройлар аллеясендә җирләделәр.


Гыйнвар башында Пригожин фронттан кайткан беренче "вагнер"чылар турында сөйләгән иде. Аның сүзләренчә, бу кешеләр акланган. Кире җәмгыятькә кайтырга теләгән шушы ирләр белән аралашканда, Пригожин аларга мондый сүзләр белән мөрәҗәгать иткән: "Күп эчмә, наркотиклар кулланма, хатын-кызларны көчләмә, тәртип бозма. Полиция сезгә хөрмәт белән карарга тиеш". Белгечләр фикеренчә, Украинага Русия төрмәләрендә утырган 40 меңләп ир-ат җибәрелгән.

Кеше үтергән, кеше талаган өчен хөкем ителгән ирләрнең дәүләт бүләкләрен алу күренешләре Русиядә җинаятьчеләрне геройлаштыру башландымы дигән сорау тудыра. Русия халкы шушы кешеләрне каһарман итеп кабул итәчәкме? Хокук яклаучы Алексей Федяровның бу уңайдан фикере мондый:

— Андый бүләкләр күп түгел инде. Барлык геройлар белән булган төсле, боларны да шактый тиз онытырлар. Хәрби геройлаштыру — бик кыска вакытлы күренеш ул. Тиз бетәчәк ул, ә тормыш дәвам итәчәк. Бу кешеләр болай да социальләшмәгән иде. Аларны кемдер җәмгыять тормышына кире кайтару белән шөгыльләнәчәкме? Бу зур сорау. Яңадан төрмәгә әйләнеп кайтырлармы? Бик катлаулы мәсьәлә. Геройлаштыру системалы рәвештә бара димәс идем. "Дан аллеяләре"ндә күп кеше җирләнә бит.

Белешмә: Вагнер төркеме

Вагнер төркеме (ингл. Wagner group) — рәсми булмаган кораллы оешма, медиада еш кына Русиянең хосусый хәрби компаниясе ("ЧВК Вагнера", "ЧВК "Вагнер") дип атала. 2014 елдан бирле Украинада, аннары Сүриядә хәрәкәт иткән. 2017 елда АКШның санкцияләр исемлегенә кертелгән. Әлеге исемлектә ул PMC Wagner исеме белән "Украина сепаратистлары" бүлегенә кертелгән. 2021 елда Европа берлеге дә төркемгә каршы санкцияләр кертте. Төркем башында Русия президенты Владимир Путинның пешекчесе саналган Евгений Пригожин тора. "Вагнер" — төркем командирларының берсе — Дмитрий Уткин кушаматы.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.

XS
SM
MD
LG