Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кешелексез цинизм: тоткыннарны сугышка яллау социолог күзлегеннән


Евгений Пригожинга охшаган кеше тоткыннарны яллый

Социолог Искәндәр Яәсвиев тоткыннарны Украинадагы сугышка чакыру цинизм дип саный. Аларның Русия төрмәләре шартларыннан сугышка булса да качарга тырышуы аңлашыла, ләкин алар исән каламы, исән калсалар, аларны иректә ни көтә дигән сораулар туа.

Узган атнада "Популярная политика" каналы "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенең төрмәдәге кешеләрне Украинадагы сугышка чакыру видеосын чыгарды. Анда Русия президенты Владимир Путинга якын Евгений Пригожинга охшаган кеше җинаятьчеләргә Украинадагы сугышта катнашкан очракта ярты елдан соң ярлыкау вәгъдә итә. Украинадагы сугышта катнашсалар, азат ителәчәкләр дип кыстый. Бу хәл Мари Илендәге 6нчы колониядә булган дип фаразлана. Моңарчы Русиядәге башка колонияләрдә дә кешеләрне сугышка җыю турында хәбәрләр булган иде.

Элек "Вагнер" хосусый хәрби компаниясе сафларында Украинаның Луһански өлкәсендә, Сүрия, Либиядә сугышкан, Евгений Пригожинның ярдәмчесе булган, сугышта катнашу тәҗрибәсен китап итеп язган Марат Габидуллин сугышка төрмәдә утыручыларны кертү Русия эчендә бернинди канун эшләмәвен күрсәтә дип саный. "Русия хокуксыз шартларда яши башлый. Канунсызлык дип атала бу. Төрмәдән чыгучылардан җәмгыятькә әллә ни зур куркыныч тумас, чөнки Украина сугышында бик азлары гына исән калачак. Исән калучылар икенче сортлы кешеләр булачак, аларны Пригожин үз кулына алачак. Бәла анда түгел. Җәмгыятькә канун булмаган дәүләттә яшәү куркынычрак. Аерым кешеләрнең хокуклары гына булачак, калганнар аларга буйсынып яшәячәк. Конституция – кәгазь генә", диде ул.

Әлеге темага Азатлык социолог Искәндәр Ясәвиев белән дә сөйләште.

Искәндәр әфәнде, Украинадагы сугышка төрмәдә утыручыларны чакыру ни аңлата?

— Бу, беренчедән, фронттагы хәлләрнең бик начар булуын күрсәтә, икенчедән, Владимир Путин төзегән легалистик механизмның җимерелү билгесе, өченчедән, Русия тоткыннарының репрессив җинаять сәясәте нәтиҗәсендә килеп туган авыр хәлен эксплуатацияләү дияр идем.

— Төрмәләрдән үтерүчеләрне чыгару куркыныч түгелме?

Искәндәр Ясәвиев
Искәндәр Ясәвиев

— Төзәтү колонияләрендә, шул исәптән кырыс тәртипле колонияләрдә, үтерергә әзер һәм үтерә белүче профессионаллар, "башкисәрләр" утыра дип күзаллау ялгыш. Безнең тикшерүләр күрсәткәнчә колонияләрдә гади кешеләр утыра. Сынган, җимерелгән язмышлар гына күбрәк. Тоткыннар арасында көч кулланырга яраткан кешеләр күп дип фаразлана бит инде. Җәзаларны үтәү федераль хезмәте мәгълүматынча, 2021 ел нәтиҗәләренә караганда, төрмәләрдә үтерүдә гаепләнгән 88 мең кеше утыра. Бу өлкәннәр өчен төзәтү колонияләрендә утыручыларның дүрттән бер өлеше. Әмма, криминологлар мәгълүматынча, үтерүләрнең 80 проценты көнкүреш хәлләрдән килеп чыккан . Бу үтерүләр күпчелеге өйдә исерек баштан кулга ни эләгә шуның белән башкарылган. Әлеге кешеләр исерек түгел икән, алар башкалар өчен куркыныч түгел. Икенче яктан, төзәтү колонияләрендә наркотиклар маддәләре нигезендә утыручылар күп – 2021 елда аларның саны 104 мең тирәсе булган. Бу иң күпсанлы төркем, бөтен тоткыннар санының 30 процентын тәшкил итә. Аларны да көч кулланырга ныграк ярата дип әйтеп була микән? Өченче урында (49 мең, 14%) – караклык өчен утыручылар.

— Ләкин бу кешеләр сугыша аламы соң? Күпме еллар төрмәдә утырып, аларга нинди дә булса җитди эшләр кушып буламы?

Төрмәләрдә утыручылар үзгәрә, иң мөһиме, алар үзаллы карарлар кабул итү сәләтен югалта

— Бу бик авыр сорау. Төрмәләрдә утыручылар үзгәрә, иң мөһиме, алар үзаллы карарлар кабул итү сәләтен югалта. Стратклайд университеты (Глазго), Назарбаев университеты һәм Петербурдагы Югары икътисад мәктәбенең "ГУЛАГ күләгесендә" тикшеренү проекты кысаларында җыелган социологик интервьюларда күпчелек тоткыннар үзләрендәге үзгәрешләр турында "роботка әйләндек" дип сөйли иде.

Мәсәлән, 52 яшьлек элекке тоткынның фикерләрен укып китәм: "Кыңгырау шалтырады – торырга, кыңгырау шалтырады – зарядка, кыңгырау шалтырады – иртәнге аш. Кыңгырау шалтырады, тегү машинасын чистарта башлый, строй белән чыга, эшли, колониянең торак өлешенә бара. Аңлыйсызмы, бу шартлы инстинтклар тудыру, бу систем кешеләрне үзаллы уйлаудан мәхрүм итә. Кеше моңа өйрәнә: аның өчен уйлаячаклар. Робот ясыйлар, зомби ясыйлар.

Ә монысы 42 яшьлек хатын-кыз: "Бу, әлбәттә, кешеләрнең ихтыяр көчен тулысынча юкка чыгара. Моңа кадәр тормышы әллә ни көйләнмәгән булса, үзе карарлар кабул итә белмәсә, үзенә шөгыль таба алмаса төрмәдән чыгу бик авыр. Анда кеше өчен барысы да уйлана. Уйлау әгъзалары тулысынча корый, эшләми башлый".

Мондый сәләтләрне югалту яңа мәгълүмат үзләштерү сәләтенә дә йогынты ясый. Күптән түгел генә төрмәдән чыккан яшь егет интервьюда болай дигән иде: "Колониядә аңгыраланасың, ниндидер планнар төзергә авыр. Калган дөньяны куып тотарга кирәк. Белем алырга, ләкин килеп чыгармы? Машина йөртү таныклыгы алу өчен автомәктәпкә кердем. Юл билгеләрен истә калдыра алмыйм. Нәрсә булды соң бу, бөтенләй укый алмыйм дип уйлыйсың".

Төрмәдә озаграк утырган саен иректә бәйсез гомер итә алу авыррак була. Иректән мәхрүм итү кешеләрне төзәтми һәм аларның үзаллылыгын арттырмый – бу криминология фәнендә гомум кабул ителгән кагыйдә.

Төрмәдә озаграк утырган саен иректә бәйсез гомер итә алу авыррак була

Моннан тыш, Русия төрмәләрендә утыручыларның күбесенең сәламәтлеге начар. Колонияләрдә гел бер төрле ризык, сыйфатлы медицина ярдәме дә юк. Социологик сораштыруларда элекке тоткыннар медицина ярдәменең булмавы яки түбән дәрәҗәдә булуыы ФСИН системында иң төп проблемнарның берсе дип атый.

Шуңа күрә Украинада хәрби бәрелешләрдә катнашырга теләгән тоткыннарның күпчелеге – нишләргә белмәгән, сәламәтлекләре начар, мәгълүматны көч-хәл белән үзләштерә алган кешеләр. Украинадагы бәрелешләрдә аларның исән калу шанслары зур түгел.

— Алай булгач, ни өчен тоткыннар "Вагнер" тәкъдименә ризалаша?

— Беренчедән, тоткыннар иректәге кешеләргә караганда да ныграк федераль телеканаллар йогынтысына бирешкән. Колонияләрдә смартфоннар бар, әлбәттә, ләкин аларны куллану чикләнгән. Телевизор мәгълүмат алуның төп чыганагы булып тора. Украинадагы хәлләр турында алар шуннан карап кына белә. Икенчедән, Русиядә җәзаларны үтәү системы кешелексез, тоткын ахыр чиктә сәламәтлеген бөтенләй югалтып туктарга мөмкин, гаиләсенә дә авыр, әледән әле посылкалар, акча җибәреп торырга кирәк. Аннары, тоткыннар бертөрлелектән, берни үзгәрми торган көндәлек тормыштан туя, ә монда аларга ярты елдан иреккә чыгу мөмкинлеге бирелә.

Русиядә җәзаларны үтәү системы торышы – озак елларга утырту, төрмәдә эш юклык, кеше организмы өчен начар шартлар, иреккә чыккач бернинди перспектива булмау – болар хәрби бәрелешләргә барырга этәрә.

— Тоткыннарны сугышка алуның кануни нигезен тикшерүне сорап Русия президенты каршындагы кеше хокуклары шурасы әгъзалары да мөрәҗәгать белән чыкты. Азатлыкка интервью биргән элекке "Вагнер" сугышчысы Марат Габудиллин да "Русия канунсыз шартларда яши башлый, бу - канунсызлык, дип саный. Сез бу хакта ни уйлыйсыз?

Путинның "канун кысларында" дигән лейтмотивы ритуаль формулага әйләнде

— Владимир Путин төзегән кануннар механизмы күз алдына җимерелә. Тоткыннарны яллауга формаль гына булса да кануни нигез юк. Путинның "канун кысларында" дигән лейтмотивы ритуаль формулага әйләнде. Уйлап карыйк, тоткыннар канун бозган дип утыртылган. Ә бүген Русия хакимияте, ФСИН һәм "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте нишли? Канун бозмыймы?

Сугышта катнашкан тоткыннарның киләчәге бармы?

— Фронтта исән калып, ярланып кайткан тоткыннар Русия өчен җитди проблема булачак. Үзаллы уйларга, эшләргә сәләтсез, сәламәтлекләре какшаган кешегә физик һәм психологик яралар да өстәләчәк. Тоткыннарны сугышырга алганчы аларның Украинадан кайткач нишләячәге турында кем дә булса уйладымы? Аларның физик, психик һәм психологик халәте нинди булачак? Уйламаганнардыр, "Вагнер" ширкәтенә тоткыннарны чакыруны цинизм дип атаудан башка сүзем юк.

Белешмә: Вагнер төркеме

Вагнер төркеме (ингл. Wagner group) — рәсми булмаган кораллы оешма, медиада еш кына Русиянең хосусый хәрби компаниясе ("ЧВК Вагнера", "ЧВК "Вагнер") дип атала. 2014 елдан бирле Украинада, аннары Сүриядә хәрәкәт иткән. 2017 елда АКШның санкцияләр исемлегенә кертелгән. Әлеге исемлектә ул PMC Wagner исеме белән "Украина сепаратистлары" бүлегенә кертелгән. 2021 елда Европа берлеге дә төркемгә каршы санкцияләр кертте. Төркем башында Русия президенты Владимир Путинның пешекчесе саналган Евгений Пригожин тора. "Вагнер" — төркем командирларының берсе — Дмитрий Уткин кушаматы.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

XS
SM
MD
LG