Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальный утырган колониядән ике тоткынны Украинага каршы сугышырга җибәргәннәр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Алексей Навальный белән бер төрмәдә утырган ике ирне Украинага каршы сугышырга җибәргәннәр. Тоткыннарның берсе хатынына сугышка китүен “Мин хәзер зек, әмма Русия каһарманы булып кайтачакмын”, дип аңлаткан.

Оппозиционер Алексей Навальный такымы ике хатын-кыз белән сөйләшкән, алар Владимир өлкәсенең Мелехово бистәсендәге 6нчы кырыс тәртипле колониясендә утыручы якыннарын Украинадагы сугышка җибәрүләрен сөйләгән. Алексей Навальный үзе дә шушы колониядә утыра.

Светлананың улы Вадимның колониядән сугышка китүе турында сөйли, бу хакта аңа улы белән бер камерада утыручылар шалтыратып әйткән. Аның сүзләренчә, 6нчы төзәтү колониясенә "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте вәкилләре очып килгән. "Боралак белән зонага ук төшеп утырганнар, зур хезмәт хакы вәгъдә иткәннәр, ярты елдан соң өегездә булачаксыз, ярлыкаячаклар дигәннәр", дип сөйли Светлана.

Улының ничек колониягә эләгүе турында ана кеше болай аңлата: "Дусты белән Муром шәһәренә барганнар, акчалары беткәч, таксистны таламакчы булганнар. Такси йөртүче каршылык күрсәткәч, дусты пычак чыгарып 12 тапкыр чәнчегән. Алдан килешеп төркем белән җинаять кылу маддәсе нигезендә хөкем иттеләр" ди ул.

Еленаның исә сугышка ире киткән. Балабызны һәм мине уйладыңмы соң син дип сорагач, ир уйлаганга китәм дә инде, "Мин зек, әмма Русия каһарманы булып кайтачакмын", дип әйткән.

Елена ирен ике һәм аннан да күбрәк затны үтергәне өчен утыртуларын сөйли. Колониягә эләккәндә егеткә 18яшь булган. Ир яңа гына төрмәдән чыккан үги әтисе белән бергә исерек килеш җәнҗалда катнашкан. Нәтиҗәдә "алты мәет", ди Елена. Ул иренә "кулсыз, аяксыз кайтсаң да" барыбер көтәчәкмен дип әйткән.

Журналистлар белән сөйләшкәнче бер көн алдан гына Еленага ире шалтыраткан булган. Шалтырату +380 кодлы Украина номерыннан килгән, әмма иреннән кайда булуын сораса да, ир бу сорауга җавап бирмәгән.

Сентябрь башында медиада Владимир Путинга якын Петербур эшкуары Евгений Пригожин (медиа чаралары аны "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте оештыручысы һәм иганәчесе дип атый), Ростов өлкәсендәге ике төзәтү колониясеннән Украинадагы сугышка меңләп тоткынны җибәрәчәк, дигән хәбәрләр чыкты.

Пригожин колониягә шәхси боралагында килгән, дип язды"Вот Так". Басма язуынча, тоткыннар каршында чыгыш ясап, Пригожин Украинадагы сугышка барырга риза булучылар ярты елдан азат ителәчәк, ә хәрби хәрәкәтләр барганда украиннар белән "ни теләсәгез шуны эшли аласыз, сезгә моның өчен берни булмаячак" дип әйткән.

24 февральдә Владимир Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланды. Русиядә ачык мобилизация юк, ләкин төрле юллар аша кешеләрне кораллы көчләр белән кыска вакытлы контракт төзүгә җәлеп итәргә тырышу бар. Ихтыярилардан батальоннар оештырыла. Андый батальоннар Татарстан белән Башкортстанда да оешты.

Элегрәк КПРФ башлыгы Геннадий Зюганов һәм "Бердәм Русия" депутаты Михаил Шеремет илдә мобилизация игълан итәргә өндәде.

Мобилизация кирәклеге турында сүзләр Кремль яклы телеграм-каналларда Русия гаскәренең Харьков өлкәсеннән чигенүе турында хәбәрләр чыга башлагач ешайды. Украина хәрби көчләре һөҗүмгә күчеп, оккупациядәге 6 мең дүрткел километр җирне азат итүен игълан итте.

Кичә, 13 сентябрьдә Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков журналистлар белән сөйләшүдә мобилизация турында сүзләр алып барылмый, дип белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG