Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сарытауда хезмәттәшләре белән сугыш турында сөйләшкән табибка штраф салганнар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Селимат Асланова гаебен танымый һәм үзен өнәп бетермәүче хезмәттәшенең яла ягуын әйтә. Мәхкәмә аңа 30 мең сум штраф суккан.  

Сарытудагы мәхкәмә табибларның ял бүлмәсендә Украинадагы сугыш турында әйткән сүзләре өчен табиб Селимат Аслановага штраф салган. Асланова үзенә милләте өчен өнәп бетермәгәнгә, хезмәттәше яла яккан дип саный.

Мәхкәмә карарында әйтелгәнчә, 2022 елның сентябрендә хезмәттәшләре арасында булганда Асланова "Мин Украинадагы сугышка каршы", дигән һәм шул рәвешле Русия гаскәрен "дискредитацияләгән".

Селимат Асланова гаебен танымый, мин андый сүзләр әйтмәдем дип белдерә. Табиб ординатор белән "гомумән сугыш төшенчәсе хакында фикер алыштык, бу начар, чөнки кешеләр һәлак була" дип әйттем ди. Шулай ук ул үзенә хезмәттәше яла яккан дип саный, ул "милләт ягыннан өнәп бетермәү" аркасында араларында яхшы мөнәсәбәтләр урнаша алмавын әйтә, хезмәттәшем моны гел сиздереп торды дип аңлата.

Барлык шаһитләр дә Асланованың хезмәттәше белән сугыш хакында бәхәсләшүен раслаган, кайберләре ул мобилизациягә каршы сүзләр дә әйтте, дигән.

Бары тик бер шаһит кенә Асланованың "Русия Украинага һөҗүм итте, Русия солдатлары украин хатын-кызларын көчли, башбаштаклыклар кыла", диюен "ишеткән".

Шушы ук сүзләрне ишеттем дип әйтүе беркетмәдә язылган тагын бер шаһит "беркетмәне участок полициясе үзе тутырган иде, мин мондый аңлатмалар бирмәдем, документны укымый гына имзаладым", дип белдергән.

Мәхкәмә исә Асланованы Русия гаскәрен "дискредитацияләү"дә гаепле дип табу өчен бер шаһитнең генә күрсәтмәләре җитәрлек дип тапкан, һәм аның кечкенә баласы булуын исәпкә алып, 30 мең сум штраф салган.

  • Былтыр 24 февральдә Владимир Путин фәрманы белән Русия Украинага һөҗүм итте. Соңрак Русия хакимиятләре кануннарны кырыслатты: сугышка каршы булучыларга – "гаскәр турында ялган мәгълүмат тарату" һәм "гаскәрне дискредитацияләү" маддәләре нигезендә административ һәм җинаять эшләре ачалар, шул исәптән социаль челтәрдә фикер белдерүчеләргә дә.
  • Бу маддәләр нигезендә Татарстан һәм Башкортстанда яшәүчеләрне дә даими хөкем итеп торалар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG