Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Талибан" хатын-кызларга хосусый университетларга керү имтиханнарын тапшыруны тыйды


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Бу тәртипне бозган югары уку йортлары мәхкәмә каршында җавап тотачак.

Әфганстан мәгариф министрлыгы хатын-кызларга хосусый университетларга керү имтиханнарын тапшыруны тыйды. Министрлык хатында әйтелгәнчә, бу тәртипне бозган югары уку йортлары җаваплыкка тартылачак.

Әфганстанда 40 дәүләт һәм 150 хосусый университет бар. Киләсе керү имтиханнары февраль азагында үткәрелергә тиеш.

Декабрьдә алар укытучы хатын-кызларны һәм түбән сыйныфларда укучы кызларны мәктәпләргә кертми башлаганнар иде.

Талибан хакимияткә килгәнн соң, дөнья җәмәгатьчелеге Әфганстандагы хатын-кыз хокукларын бозуны тәнкыйтьләп килә. Европа берлеге дипломаты Жозеп Боррель гендер нигезендә эзәрлекләүләрне "кешелеккә каршы җинаять" дип атады.

"Талибан" хәрәкәте дөньяның күп илләрендә, шул исәптән Русиядә дә террорчылык дип танылган, ләкин Русия хакимиятләре талиблар югары дәрәҗәдә элемтәдә тора.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG