Accessibility links

Кайнар хәбәр

Харьковта Русия ракеты торак йортка төшеп бер кеше һәлак булган


Бер кеше һәлак булган.

Якшәмбе кич Русиянең ракет һөҗүме нәтиҗәсендә, Харьковта ким дигәндә бер кеше һәлак булган, өч кеше яраланган. Ракет дүрт катлы торак йортка төшкән. Бу хакта өлкә хакимияте башлыгы Олег Синегубов хәбәр итте.

"Бинага зур зыян килгән", диде Харьков мэры Игорь Терехов.

Украина хакимияте әйтүенчә, торак йортка С-300 ракеты эләккән, Русия армиясе шәһәр һәм төбәкләргә һөҗүм өчен элек тә шушы ракетларны кулланды.

Элегрәк, якшәмбе көнне, Херсонга ут ачу нәтиҗәсендә өч кеше һәлак булды. Хастаханә бинасына зыян килде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG