Accessibility links

Кайнар хәбәр

Социолог Искәндәр Ясәвиевка "Idel.Реалии"дагы язмасы өчен эш ачканнар


Искәндәр Ясәвиев
Искәндәр Ясәвиев

Аны "нәфрәт яки дошманлык уяту, кеше абруен кимсетү" маддәсе нигезендә гаепләмәкчеләр.

Социолог һәм "Idel.Реалии" колумнисты Искәндәр Ясәвиевка "нәфрәт яки дошманлык уяту, кеше абруен кимсетү" маддәсе нигезендә беркетмә төзегәннәр. Бу хакта Ясәвиев үз Facebook битендә язды.

Җомга көнне "Экстремизмга каршы көрәш" үзәге хезмәткәре Ясәвиевка шалтыратып узган елның 17 августында тентү вакытында алынган әйберләрен алып китүен сораган. Шул ук вакытка "Э" үзәге бинасына Вахитов районы прокуратурасы вәкилләре дә килеп, Ясәвиевка "милләтара нәфрәт һәм дошманлык тудыру" маддәсе нигезендә административ эш ачылуы турында документ тапшырганнар.

Беркетмә Ясәвиевның Idel.Реалии сайтында чыккан "По-пацански или по-советски: почему Россия воюет?" мәкаләсе өчен төзелгән.

"Кызык, "белгеч" көч куллануга этәргеч, кеше абруен кимсетү, нәфрәт һәм дошманлык уятуыны нәрсәдә күрде икән? Мәхкәмәдә бу ачыкланыр дип уйлыйм, аның кайчан булачагы әле билгеле түгел", диде Ясәвиев.

  • Искәндәр Ясәвиев – социологик фәннәр докторы. 2000-2015 елларда Казан федераль университетында социология кафедрасы доценты иде, әмма элекке ректор Илшат Гафуров белән низаг сәбәпле университеттан китте. Эшеннән киткәч ул Мәскәүдәге Югары икътисад мәктәбенең Петербур филиалында эшләде.
  • 7 сентябрьдә Искәндәр Ясавиев ят агент дип игълан ителде. Ясәвиев "ят агент" статусын шикаять итәчәген белдерде.
  • 17 августта куәт хезмәткәрләре "террорчылыкны аклау" җинаять эше кысаларында социолог, җәмәгать эшлеклесе, Азатлык, Idel.Реалии белән хезмәт итүче Искәндәр Ясәвиев фатирында тентү уздырды.
  • 7 октябрьдә Татарстан Югары мәхкәмәсе социолог Искәндәр Ясәвиев өендә тентү үткәрү карарын канунлы дип тапты, аны Казанның Совет районы мәхкәмәсе чыгарган иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG