Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның Апас районында халыкны эвакуацияләүне оештыру турында карар кабул ителгән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Татарстанның Апас районы башкарма комитеты "Апас муниципаль районында эвакуация чараларын оештыру һәм эвакуация органнары булдыру турында" карар кабул итте.

Бу хактагы документта Татарстанның Апас муниципаль районы территориясенә эвакуацияләнә торган халыкны кабул итүне оештыру, урнаштыру һәм аларның тормышын тәэмин итүне оештыру турында нигезләмә раслана.

Документта "гомуми эвакуация", "өлешчә эвакуация", "урнаштыру" кебек төшенчәләр кулланыла.

Эвакуация чаралары Русия президенты яки Русия гражданнар саклану җитәкчесе - Русия хөкүмәте рәисе, аерым очракларда, Татарстанның гражданнар саклану җитәкчесе карары белән башкарыла диелә.

Беренче чиратта шәһәрдә эшләвен туктатмаган, шулай ук җитештерү профиленә туры килгән һәм Апас муниципаль районы территориясендә урнашачак яңа базада эшен дәвам иткән оешмаларда эшләүчеләр гаилә әгъзалары белән эвакуацияләнәчәк диелә. Эвакуацияләнүче оешма җитәкчеләре тиешле документларны алдан ук, тыныч вакытта әзерләп куярга тиеш диелә.

Шулай ук сугыш вакытында эшчәнлеген туктаткан оешмаларның хезмәткәрләре һәм гаилә әгъзалары; хезмәткә яраксыз һәм эшләмәүче халык; уникаль (махсуслашкан) оешмалар, шулай ук шәһәр энергочелтәренә кертелгән объектларны, коммуналь хуҗалык, җәмәгать туклануы, сәламәтлек саклау, транспорт һәм элемтә объектларын җитештерүне һәм аларның эшчәнлеген тәэмин итүче оешма хезмәткәрләре эвакуацияләнергә тиеш диелә документта.

Эвакуацияләнгәннәрне урнаштыру урыннарын мәктәпләрдә булдырырга планлаштырыла.

Шундый ук карарлар элегрәк Татарстанның Алабуга, Минзәлә, Югары Ослан һәм Менделеевски районнарында да кабул ителгән.

  • 18 гыйнварда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов ашыгыч рәвештә Татарстанда яшеренү урыннарын һәм хәбәр бирү системнарын әзерләргә кушты. Хәрби хәрәкәтләр янаган яки алып барылган очракта сыену урыны сыйфатында Казан метросын файдаланылырга мөмкин диелде.
  • Казанда һава кисәтүе булса нишләргә кирәген аңлаткан язулар элгәнгән.
  • Шул ук вакытта Мәскәүдә кйбер бина түбәләрендә һава һөҗүменнән саклану системнарын урнаштыру турында хәбәрләр таралды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG