Интернетта, шул исәптән "Яндекс"та Путинга бәйле урысча язылган "бункер бабае", "төп карак", "пеләшбаш", "ул кайчан үлә" һәм тагын берничә сүгенү сүзләре белән язылган сорау сүзләре кулланыла. Бу сүзләр автоматик рәвештә "Яндекс"ның эчке сервисы ярдәмендә үзгәртелеп барылган, кайбер фото, видеолар блокланган. ImgPatch сервисы мондый сорауларга эзләнгән видео һәм сурәтләрне тиз блоклап бара ала.
Моннан тыш "Медуза" язуынча, "Яндекс" "Z" хәрефенә дә төрлечә "яклау" оештырган. Z хәрефе белән Украинага бәреп керелгән Русиянең хәрби кораллар, техника тамгаланды. Бу хәреф Украина сугышын хуплау символына әверелде.
"Яндекс" үз сервисында мондый цензура кайчан кертелгәне билгесез дип яза "Медуза" һәм ул әлеге вакытта никадәр көчкә куллануы да әйтелми. Путинга бәйле мыскыллы сүзләр белән сорау язылганда Путинның видео һәм фотолары чыга, әмма бу "Яндекс"ның фильтры начар эшләвенә бәйле дә була ала дип яза медиа.
- Узган атнаны билгесез кешеләр тарафыннан "Яндекс" сервисларының кодлары, аерым архивлар ачык кулланышка чыгарылды. "Яндекс" мондый хәлнең булуын таныды, дүшәмбе эчке тикшерү нәтиҗәләре белән дә бүлеште. "Яндекс" ачык куллынышка эләккән кодлар иске дип аңлатты.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум