Accessibility links

Кайнар хәбәр

Укырга ярый, комментар язганда сак булырга кирәк. "Медуза" "теләнмәгән оешма" дип тамгаланды


"Медуза" "теләнмәгән оешма"дип игълан ителгән көнне басманың төп бите, 26 гыйнвар 2023
"Медуза" "теләнмәгән оешма"дип игълан ителгән көнне басманың төп бите, 26 гыйнвар 2023

1 февральдә Русия баш прокуратурасы "Ирекле Русия форумын" "теләнмәгән оешма" дип таныды. Моңа кадәр, 26 гыйнварда баш прокуратура урыс телендәге иң эре интернет мәгълүмат чараларының берсе, "Медуза" басмасы "теләнмәгән оешма" дип тамгалан иде. Прокуратура әлеге басманың эшчәнлеге Русиянең конституцион төзелеше нигезләренә һәм иминлегенә яный дип саный. "Медуза" өчен мондый статус алудан нәрсә үзгәрә?

2015 елдан башлап Русиядә хөкүмәтнеке булмаган теләсә кайсы халыкара оешма яки чит ил оешмасы мәхкәмә карарыннан башка да "теләнмәгән" дип танылырга мөмкин – моның өчен баш прокуратура карары һәм Русия тышкы эшләр министрлыгының хуплавы да җитә.

Шул көннән башлап мәгълүмат чарасының мәгълүмати материаллар таратырга, үз бүлекчәләрен ачарга (ә моңа кадәр булдырылганнарын туктатырга кирәк), юридик затлар булдырырга һәм акчалата операцияләр башкарырга хокукы юк. Әлеге чикләүләр канун текстында китерелә.

"Теләнмәгән оешма"ның җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, шулай ук иганәчеләре өчен Русия административ хокук бозулар кодексының 20.33 һәм җинаять кодексының 284.1 маддәләре нигезендә административ һәм җинаять җаваплылыклары каралган.

Хәзер "Медуза" язмаларына комментар язу һәм аларны уртаклашу куркынычмы?

"Теләнмәгән оешма"ның материалларын тараткан, аңа язылган һәм комментарлар калдырган өчен нәрсә янаганы турында "Сетевые проекты" ​җитәкчесе, юрист Дамир Гайнетдинов "Настоящее Время" басмасына сөйләде.

"Теләнмәгән оешма"ның мәгълүмати материалларын тарату "Дима Яковлев кануны" белән турыдан туры тыела, ә материалларга сылтама бирү, хәтта басманың символы гына куелса да, берничә тапкыр мондый оешма эшчәнлегендә катнашу дип танылды. Беренче тапкыр башкарылса, бу - КоАП 20.33 маддәсе нигезендә административ хокук бозу була, ә икенчесендә - Җинаять кодексының 284.1 маддәсе нигезендә җинаять кылу булып санала ала", ди Гайнетдинов.

Административ хокук бозу мисалы итеп юрист Русия президенты Владимир Путинныкы дип фаразланган дача турында видеороликта Русиядә тыелган "Ачык Русия" хәрәкәтен телгә алган "Эковахта" активисты белән булган очракны китерә. Активист 2019 елның сентябрендә "административ хокук бозу турында беркетмә төзү өчен" прокуратурага чакырыла, һәм аңа ун мең сум штраф билгеләнә. Тагын бер шундый очрак – "Ачык Русия" чарасында төшерелгән видеоның шагыйрь Максим Дроздов ясаган репосты. Дөрес, нәтиҗәдә аның эшен вакыт узу белән бәйле рәвештә туктаталар.

"Шул ук вакытта "Медузаны" укырга һәм аның материалларына социаль челтәрләрдә язылырга мөмкин. Әгәр бу материал тарату булмаса, язмаларга комментар язу да куркыныч түгел. Кайбер социаль челтәрләрдә комментарлар башка кулланучыларга да лентада күренергә мөмкин. Бу очракта мондый комментарның мәгълүмат тарату дип танылу куркынычы бар", дип аңлата Дамир Гайнетдинов.

"Медуза" язмаларын элек (хәтта берничә ел элек) уртаклашкан кешеләргә хәзер аларны бетерергә кирәкме?

"Сезнең сәхифәгә керүчеләр өчен иске репостлар күренә икән, аларны бетерергә кирәк. Интернетта басылган мәгълүмат еш кына дәвамлы хокук бозу дип санала, аларның дәвамлылык вакыты бары тик бу материал полиция яки прокурор тарафыннан табылганнан соң гына исәпләнә башлый", ди Гайнетдинов.

Мисал итеп ул 2022 елның мартында Стәрлетамак кешесенә карата ачылган административ эшне китерә. Аны "ВКонтакте"дагы битендә "Проект" басмасының ике язмасына сылтама куелган посты өчен җаваплылыкка тарталар. Әлеге язмалар коронавирус пандемиясе вакытындагы статистика анализына багышланган. Әлеге эш вакыты чыгу сәбәпле туктатыла.

Массакүләм мәгълүмат чаралары "Медуза"га сылтама ясаган материаллардан сылтамаларны алып ташларга тиешме?

"Асылда, мәгълүмат чараларын иске материаллар өчен җаваплылыкка тарту практикасы гадәти кулланучы репостыннан берни белән дә аерылмый", ди юрист. Кайбер журналистлар "Медуза" теләнмәгән оешма дип игълан ителгәннән бирле "чистарту" белән шөгыльләнүләрен хәбәр итте. Әйтик, Сарытау турында язучы "Свободные новости" онлайн мәгълүмат чарасының баш мөхәррире Facebookтагы битендә дүрт мөхәрриргә "Медуза" материалларына сылтама булган 2014 елдан соңгы постларны бетерергә кушулары белән уртаклашты. Алар өчен хәтта яңа вазифа атамасын – "delete-менеджер" уйлап таптылар. "Медуза"ның әдәби тәнкыйтьчесе һәм журналисты Галина Юзефович үзенең Telegram-каналында шулай ук "соңгы сигез елда бәхетле һәм нәтиҗәле эшләгән басма" сылтамаларын алу белән шөгыльләнүен язган. Журналист үзе әйтүенчә, ул "үзен куркыныч астына куярга әзер түгел".

"Медуза"га акча күчергән өчен нәрсә яный?

"Медуза"га донат ясау, репостлаудан аермалы буларак, шундук Җинаять кодексының 284.1 маддәсенең икенче өлеше буенча квалификацияләнергә мөмкин, ягъни моның өчен алдан административ җаваплылыкка тарту таләп ителми. Әмма бу маддә нигезендә әлегә кадәр хөкем карарлары чыкмады, һәм, бу әлегә практикада юктыр", ди Гайнетдинов.

Шул ук вакытта "Медуза" 2022 елның язында ук Русиядән түләүләр күчерү автомат рәвештә сүндерелде, дип белдерә.

"Медуза"га язу куркынычмы? Аноним яки тәхәллүс астында?

"Медуза"га мөрәҗәгать итү үзеннән үзе хокук бозу булып тормый, дип аңлата Гайнетдинов. Әмма аңа мәгълүмат бирү оешма эшчәнлегендә катнашу дип танылырга мөмкин. Гәрчә әлегә андый тәҗрибә юк. Һәрхәлдә, җаваплылыкка тарту мондый хезмәттәшлекне дәлилләүне таләп итә, бу тәхәллүс кулланып язуга да кагыла. Һөнәри әхлак стандартлары журналистны мәгълүмат чыганагын сер итеп сакларга мәҗбүр итә, ә "Медуза", миңа билгеле булганча, һөнәри әхлакны бик җентекләп саклый".

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG