Accessibility links

Кайнар хәбәр

Анна Фотыга: "Татарстан һәм Башкортстанның бәйсезлеге Украинадагы сугыш нәтиҗәләренә бәйле"


Чарада катнашучы Европа парламенты депутатлары
Чарада катнашучы Европа парламенты депутатлары

Европа парламенты депутаты Анна Фотыга сүзләренчә, Украинадагы сугыш нәтиҗәләре Татарстан һәм Башкортостанның, һәм, мөгаен, башка кайбер республикаларның киләчәк статусына тәэсир итәчәк.

Бүген Брүсселдә бара торган "Империячел Русия: яулап алу, колониаль сәясәт, геноцид" дигән олы җыенда Европа парламенты депутатлары Косма Злотовски һәм Анна Фотыга да катнаша. Фотыга сүзләренчә, Украинадагы сугыш нәтиҗәләре Татарстан һәм Башкортостанның, һәм, мөгаен, башка кайбер республикаларның киләчәк статусына тәэсир итәчәк.

"Иң беренче эш - Украинага бу сугышта җиңәргә ярдәм итү, корал, акча белән һәм качакларны кабул итүдә булышу. Бу безнең мәнфәгатьләрдә. Аннары, Русия җиңелгәч, кайбер халыкларның бәйсезлеген игълан итү белән Русия җирлеген үзгәртеп кору мөмкиндер. Ләкин бу аларның үзләреннән тора", диде Фотыга.

Элегрәк Украина Югары радасында Татарстан һәм Башкортстанның дәүләт суверенитеты һәм бәйсезлеге турында документ теркәлде.

Фотыга ни өчен Европа парламентының, Украинадагы Югары Рададан аермалы буларак, андый карар кабул итә алмавын аңлатты.

"Европа берлегенең тышкы сәясәтен алып баруы, һәм Европа парламенты кабул иткән карарлар һәрвакыт сөйләшүләр нәтиҗәсе. Европа парламенты яки башка Европа институтлары башка дәүләтләрне таный алмый, ләкин Европа берлеге ил әгъзалары моны эшли ала. Русия халыкларына килгәндә, мөһимлеге тануда түгел, ә бәйсезлекне игълан итүдәдер. Ә бу сугыш нәтиҗәләренә бәйле ", диде Фотыга.

"Империячел Русия: яулап алу, колониаль сәясәт, геноцид" дип исемләнгән олы җыенны "Пост-Русиянең ирекле халыклары форумы" оештырды, бу аның 5нче утырышы. Анда башкортлардан Руслан Габбасов, татарлардан Юлия Фәйзрахманова катнаша.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG