Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан министры ризык өчен бөҗәкләр үрчетү турында уйларга тәкъдим итте


Сүз ашау өчен кулланылырдай бөҗәкләр үрчетү турында бара. Татарстан министры Айрат Хәйруллин бөҗәкләрдән ясалган онны ризыкка кушарга тәкъдим итә.

Татарстанның дигитал үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин "микротерлекчелек"не (ашау өчен кулланылырдай бөҗәкләр үрчетү) үстерү турында уйларга тәкъдим итте. Бу хакта ул Telegram-каналында язды.

"Татарстан "микротерлекчелек"кә игътибар юнәлтсенме? Гыйнварда Европа берлеге чикерткәдән ясалган онны төрле ризыкларга (ипигә, коры макарон эшләнмәләренә, соусларга, пицца, ашларга) кушуны хуплады", дип сорый министр язылучыларыннан.

Аның әйтүенчә, "микротерлекчелек" зарарсыз, аның уңай яклары арасында итне алмаштыра алу үзлеге дә бар, чөнки мондый кушылмалар аксым, витаминнар һәм минералларга бай. "Спортчылар өчен бөҗәк оны кушып ясалган батончиклар бар инде. Гомуми кулланылышка кертү турында ни уйлыйсыз?", дип сорый Айрат Хәйруллин.

Республикада моңарчы да табигый итне алмаштыру тәкъдимнәре булган иде. Әйтик 2020 елда Татарстанда ясалма ат ите ясау эшенә керешүләре хәбәр ителде. Галимнәр ясалма ит табигыеннан берни белән дә аерылмаячак дип ышандырды.

Азатлыкка әңгәмәсендә ArtMeat" фәнни берләшмәсенең генераль мөдире, галим, Әскәр Латышев ясалма ит "витаминнарга хәтта баерак булачак", дигән иде.

Әмма дин әһелләре, шул исәптән Татарстаннның "Хәләл" комитеты да ясалма итне мөселманнарга ашарга ярыймы дигән сорауга өздереп җавап бирә алмады. "Туган авылым" мәчете имамы Илнар Зиннәтуллин Татарстанда һәм гомумән Русиядә табигый итне җитештерүне саклап калырга кирәк дигән фикердә. "Бу беренче чиратта Көнбатышка ияреп эшләү. Көнбатышның бөтен әйберен дә кабатлау кирәк түгел. Үсемлектән ясалган итне алар уйлап чыгарды. Безнекеләр нәрсәдән ясала, ул ахыр чиктә хәләлме, хәраммы – тикшеренү уздыргач кына билгеле була", дигән иде ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG