Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Азатлык" активисты Татарстан парламентын таратуны сорап тагын бер пикет уздырды


"Азатлык" активисты ялгыз пикетта
"Азатлык" активисты ялгыз пикетта

Активист тоткан шигарьдә Татарстан Конституциясенең 1нче маддәсе референдум нигезендә генә үзгәртелә алуына басым ясалды. 

2 февральдә Казанда, Татарстан хакимияте бинасы каршында "Азатлык" Татар яшьләре берлеге ялгыз пикет оештырды һәм Конституциягә кертелгән үзгәрешләргә карата ризасызлык белдерде.

Активист тоткан шигарьдә Татарстан Конституциясенең 1нче маддәсе референдум нигезендә генә үзгәртелә алуына басым ясалды.

Берлек лидеры Наил Нәбиуллин Конституциягә кертелгән үзгәрешләрне канунсыз дип саный, халык фикерен сорарга, референдум уздырырга тиешләр иде ди. "Без депутатларның бу хыянәте белән килешмибез һәм Дәүләт шурасын таратуны таләп итәбез", дип белдерде ул Азатлыкка.

Берлек активисты бу уңайдан 27 гыйнварда да бер пикет уздырган иде.

26 гыйнварда Татарстан дәүләт шурасы Конституциядән дәүләтчелекнең соңгы билгеләре алып ташлаган үзгәрешләр кабул итте.

Конституциядән "суверенитет" сүзе тулысынча юкка чыгарылды, Татарстан ватандашлыгы төшенчәсе бетерелде, Татарстан президенты атамасы "рәис"кә 2025 елдан түгел, үзгәрешләр үз көченә керүгә үк үзгәртелә диелде. Элегрәк 2025 елга кадәр "күчеш чоры" булуы күздә тотыла иде.

Конституциянең 1нче маддәсе дә үзгәртелде. Шул ук вакытта 123нче маддәдә "Татарстан Конституциясенең 1нче маддәсе нигезләмәләре бары тик референдум нәтиҗәсендә генә үзгәртелергә мөмкин" диелгән.

Депутатлар үз вакытында референдумда хупланган Конституцияне җәмәгатьчелектән качып, халыкның фикерен белешмичә үзгәртеп куйды.

Бу үзгәртүләрне бер утырышта "фикер алышмыйча" гына берьюлы өч укылышта кабул иттеләр.

Үзләрен "Татарстанның сөргендәге хөкүмәте" дип атаган татар активистлары төркеме һәм башка оешмалар Татарстан парламентын татар халкының һәм Татарстанның мәнфәгатьләрен тиешле якламаган өчен даими тәнкыйтьләп килә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG