Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия югары уку йортларында тарих дәресләренә Украинадагы сугышны керткәннәр 


Студентларга вакыйгаларны Кремль сөйли торган сүзләр белән аңлатмакчылар.

Русиянең тарих белгечлеге бирелми торган югары уку йортларында тарих дәресләрендә IX гасырда Новгородның Киевны яулап алуыннан башлап, 2022 ел башында Русия хәрбиләренең Украинага бәреп керүенә кадәрге чор өйрәтеләчәк.

Мәгариф министрлыгының яңа концепцияне раславы турында "Комммерсантъ" газеты җиткерә.

Концепция Русия Фәннәр академиясенең Русия тарихы институты мөдире Юрий Петров җитәкчелегендә, Русия тарих җәмгыяте авторлары коллективы тарафыннан әзерләнгән.

Газет язуынча, Русия тирәсендә барган вакыйгаларны аңлатканда НАТОның көнчыгышка киңәюен, "АКШ, НАТО һәм Европа берлегенең Русия дәүләт иминлегенә янаган куркынычлар турында фикер алышудан баш тартуы"н да сөйләячәкләр.

Вакыйгалар Кремль сөйли торган сүзләр белән аңлатыла. Документта әйтелгәнчә, Русиягә янаган куркынычлар турында фикер алышудан баш тартуларыннан соң, "кораллы провокацияләр башланган һәм украин режимы Донбасс республикаларын көч кулланып алырга әзерләнгән".
Алга таба студентларга Донбасстагы фетнәчел төбәкләрнең бәйсезлеген тану, "Махсус хәрби операция" игълан ителү, Көнбатыш илләренең санкцияләр басымы һәм "Русияне дөньядан изоляцияләргә тырышулары" турында сөйләячәкләр.

Газет сораштырган белгечләрнең берсе документта тасвирланган вакыйгаларны пропаганда дип атаган.

Русиянең Украинага каршы сугыш башлавы илнең мәгариф системына да үз йогынтысын ясады. Мәктәпләрдә һәм уку йортларында яңа дәресләр генә түгел, яңа тәртипләр дә кертелде.

Әйтик, Киләсе елның 1 сентябреннән Русия югары уку йортларында хәрби әзерлек нигезләре укытыла башларга мөмкин, дип хәбәр ителгән иде. Студентларны "хәрби-сәяси вакыйгаларга бәяләмә бирергә" өйрәтәчәкләр. Моннан тыш алар автоматлар һәм АК-74 белән РПК-74 пулеметларын, Макаров пистолетын сүтеп җыярга, гранатлар кулланырга өйрәнәчәк диелде.

Хәрби әзерлек курсларын әзерләүләре турында былтыр декабрьдә билгеле булган иде. Аның төп максаты - студентларны гаскәргә яки дәүләт хезмәтенә әзерләү, диделәр. Мәгариф министрлыгының югары уку йортларына бу курсны киләсе елның 1 сентябренә кадәр кертергә киңәш итүе әйтелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG