Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Умма" нәшрияты җитәкчесе Асламбек Эжаевны 17 ел колониягә хөкем иткәннәр


Асламбек Эжаев
Асламбек Эжаев

Асламбек Эжаевны ике ел элек кулга алганнар иде. Аны террорчылыкны финанслау турындагы маддә нигезендә гаеплиләр. 

Мөселман әдәбияты бастыручы "Умма" нәшрияты җитәкчесе Асламбек Эжаевны 17 ел колониягә хөкем иттеләр. Хөкем карары турындагы мәгълүматны "Медиазона"га адвокат Мурад Мусаевка таянып Максим Шевченко хәбәр иткән. Мәхкәмә утырышында прокурор Эжаевка 18 ел колония сораган иде.

Аны террорчылыкны финанслау турындагы маддә нигезендә гаеплиләр. Тикшерү фаразынча, 2012 елдан башлап, аңа Русиядә тыелган "Ислам дәүләте" оешмасы өчен каралган акчалар килгән, шулай ук ул террорчы җинаятьләр кылган өчен эзләнелүче кешеләргә 34 миллион сумнан артык акча күчергән диелә.

Эжаев үзе "Ислам дәүләте" һәм террорчылык белән бәйләнешен кире кага: мәхкәмәдә Аллаһ исеме белән ант иткән. Бу хөкем аның өчен гомерлеккә хөкем булуын да әйткән һәм улларына намуслы исемен якларга васыять иткән.

Элегрәк "Умма" нәшрияты бастырган берничә китап Русия мәхкәмәләре тарафыннан экстремист әдәбият дип танылган иде. Шул исәптән, Коръәннең урыс телендәге тәфсире дә экстремист дип тыелган әдәбият исемлегенә кертелде.

Эжаевны 2021 елның апрелендә кулга алганнар иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG