Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасы депутаты Максим Иванов эшсез ирләрне Украинадагы сугышка җибәрергә тәкъдим итә 


Бәлки, “махсус операциягә” беренче чиратта эшсезләрне мобилизацияләп, мөһим хезмәткәрләрне эш урыннарында калдырыргадыр, ди ул. 

Русия думасына Свердлау өлкәсеннән сайланган депутат Максим Иванов эшсез ирләрне Украинага каршы сугышырга җибәрергә тәкъдим итә. Бу хакта ул үзенең Telegram-каналында язды.

Депутат язуынча, оешмалар сугышка алынган, алар булмаганда җитештерү "туктап кала торган" хезмәткәрләрен кире кайтарырга булышуны сорап мөрәҗәгать итә.

Талица шәһәренең мәшгульлек үзәгендә 53 "сәламәт, ныклы ир" исәптә тора. Бәлки "махсус операциягә" беренче чиратта эшсезләрне мобилизацияләп, мөһим хезмәткәрләрне эш урыннарында калдырыргадыр, ди ул.
"Алар моңа шатланачак кына: эше мактаулы, хезмәт хакы югары", дип яза депутат.

Моңа кадәр Русиядә илдән китәргә теләгән оппозиционерлардан штраф батальоны төзергә тәкъдим ителгән иде. Бу тәкъдимне "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтен оештыручыларның берсе Евгений Пригожин ясады. "Шигегез булмасын, алар барысы да каһарманнар булып үлерләр иде", диде ул.

Былтыр 24 февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлады, 21 сентябрьдә илдә мобилизация игълан ителде, 300 мең ир-егетнең Украинадагы сугышка алыначагы билгеле булды.

Белгечләр фикеренчә, Русиядә игълан ителгән "өлешчә мобилизация" икътисадка санкцияләр һәм башка чикләүләргә караганда да ныграк йогынты ясарга мөмкин. Аеруча, Татарстан кебек донор республикаларга. Татарстанда үзгәрешләрне инде бүгеннән үк сизәләр. Заводлар, эшкуарлар үзендә эшләгән белгечләрен сугышка җибәрергә мәҗбүр булды, ә күп очракта аңа лаеклы алмаш табып булмый, шул сәбәпле кадрлар кытлыгы күренә башлады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG