Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиянең Сүриядән ерак булмаган көньяк-көнчыгыш өлешендә көчле җир тетрәү булды 


Соңгы мәгълүматларга күрә Төркиянең җиде төбәгендә кимендә 76 кеше, Сүриядә кимендә 119 кеше үлгән. Төркиядә 440, Сүриядә 334 кешенең җәрәхәтләнүе әйтелә. 

Бүген, 6 февральдә Төркиянең Сүриядән ерак булмаган көньяк-көнчыгыш өлешендә көчле җир тетрәү булды. Төркия медиалары 7,4 баллы табигать афәтенең иртәнге 4:17 сәгатьтә булуын хәбәр итә.

Европа сейсмология үзәге мәгълүматларына таянып СNN язуынча, ул Газиантеп шәһәрендә булган, шулай ук Невшеһир, Кайсери, Әнкара, Адана, Хатай кебек зур шәһәрләрдә дә хис ителгән.

Җир тетрәү аркасында Төркиядә һәм Сүриядә һәлак булучыларның саны 200ләп кешегә җиткән.

Гадәттән тыш хәлләр агентлыгына сылтама белән АР язуынча, Төркиянең җиде төбәгендә кимендә 76 кеше, Сүриядә кимендә 119 кеше үлгән. Төркиядә 440, Сүриядә 334 кешенең җәрәхәтләнүе әйтелә.

Шул ук вакытта җимереклекләр дә бар. Аданада 17 катлы йорт, Диярбакырда җиде бина һәм сәүдә үзәге җимерелгән. Малатйа губернаторы 130 бинаның җимерелүен белдерде. Каһраманмараш шәһәрендә газ үткәргеч шартлаган. Османие шәһәрендә 34 бина, Шанлыурфада кимендә 16 өй җимерелгән.

Төркиядә зилзиләдән зыян күргән төбәкләрдән китәргә тырышучылардан юлларда тыгынлыклар барлыкка килгән, бу исә каза булган урынга барырга чыккан ярдәм итү бригадаларының эшен кыенлаштыра дип яза АР. Хакимиятләр кешеләргә юлга чыкмаска киңәш иткән.

2020 елда Төркиянең Измир шәһәрендә булган көчле җир тетрәү 105 кешенең гомерен өзгән иде. 1027 кеше яраланды. Ул вакытта җир тетрәүнең куәтенә 6,6 балл бирелгән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG