Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар активисты Ильвер Аметов өендә тентү узган 


Ильвер Аметов
Ильвер Аметов

Куәт оешмалары вәкилләре Аметовның улы хатынын суеп үтергән дигән хәбәр алган, тентүне шул сәбәпле үткәргәннәр диелә. Шул ук вакытта бу соңгы ун көн эчендә Аметовны икенче мәртәбә тентүләре.

Кичә, 5 февраль кичендә кырымтатар активисты, Кырымтатар мәҗлесенең Судак бүлеге рәисе Ильвер Аметовта Русия куәт оешмалары вәкилләре чираттагы мәртәбә тентү уздырган. Бу хакта Facebook-та кырымтатар активисты Элмаз Акимова хәбәр итте.

"Тентү кичке җидедә башланды һәм ике сәгать дәвам итте. Аны ФСБ, ОМОН, тикшерү комитеты хезмәткәрләре, Кефе (Феодосия) һәм Судак шәһәре полициясе уздырды. Шулай ук ашыгыч ярдәм, Район электр челтәрләре, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, ЮХИДИ, тамгасыз машина да бар иде. Тентүгә 40 лап (!) хезмәткәр җәлеп ителгән иде. Йорт хуҗасына тентү уздыру карарын күрсәтмәгәннәр", диелә хәбәрдә.

Акимова сүзләренчә, Кефедәге Русия полициясенә Киев номерыннан шалтыратканнар. "Янәсе шалтыратучы Ильвер Аметовның өендә җинаять кылуларын, "аның әлеге адреста теркәлгән улының үз хатынын суеп үтерүен" хәбәр иткән. "Билгеле, берни тапмаганнар. Тентү үткәргәннәр, улының хатыны белән сөйләшкәннәр, өйдәге бөтен бүлмәләрне карап, фотога төшергәннәр. Бар да тәртиптә булуына ышангач, бөтен хезмәткәрләр дә Ильвер аганың өеннән китте", диелә хәбәрдә.

Акемова соңгы ун көн эчендә Ильвер Аметов өендә икенче мәртәбә тентү уздыруларын искәртә.

Русия куәт оешмалары вәкилләре тентү турында рәсми хәбәр итмәде.
Ильвер Аметов – 2016 елда тыелган Кырымтатар халкы мәҗлесенең Судак бүлеге рәисе. 2019 елда тентү уздырып, аның шәхси этнографик музееннан борынгы коралларны алып чыкканнар иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG