Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тукай районы Кече Шилнә авылы мәктәбендә 15 укытучы һәм мөдир эштән китү турында гариза язган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Бу хәл мәктәпкә министр килеп киткәннән соң булган. Әмма хакимиятләр мәгълүматны "фейк" дип атый.

Чаллы янындагы Кече Шилнә авылы мәктәбеннән кимендә 15 укытучы һәм мәктәп мөдире китә. Бу хакта "Idel.Реалии" яза.

15 укытучының эштән китүе турындагы мәгълүматны басмага белем бирү оешмасында да раслаганнар һәм мөдирнең дә гариза язуын әйткәннәр.
Элегрәк бу хакта аноним хәбәр ВКонтактеда "Набережные Челны Онлайн" төркемендә чыккан иде.

"Татарстан мәгариф министры Кече Шилнә мәктәбенә килеп киткәннән соң, уку елы уртасында мөдир һәм ун укытучы эштән китә – алар медиага мәктәптәге проблем турында сөйләгән иде. Бик кызык, чынлыкта ни булган икән?", дип язды хәбәр авторы.

Аның әйтүенчә, Тукай районы башлыгы Фаил Камаев дүрт ел эчендә авылда яңа мәктәп, балалар бакчасы һәм спорткомплекс төзергә вәгъдә итә.

"Кече Шилнә авыл җирлеге – Тукай районындагы иң зур җирлек (9 авылны үз эченә ала), анда 250 балага гына каралган кечкенә мәктәп бар, әмма чынлыкта биредә 500гә якын бала укый. Актлар залы юк, ашханә 70 кеше сыйдырышлы, бер спорт залы гына бар, балалар ике алмашта укый, аларны авылларга соңарып кайтаралар, балалар машиналар күп йөри торган, җәяүлеләр юлы да булмаган юллардан йөри", дип яза автор.

Комментар калдыручылар искәртүенчә, мәктәпнең проблемнары турында биредә укучыларның да, урын булмау сәбәпле укырга алынмый калган балаларның әти-әниләре дә сөйләгән булган.

"Мөдир инде булдыралмастай әйберләр эшли. Ике ел элек 300 укучы иде (бу мәктәп мөмкинлекләренең чиге), ә хәзерге вакытта анда 450 бала укый. Бу мөдирнең казанышы түгел мени? Мәктәп үзе шәһәрнең күп гимназияләренә тиңләшерлек. Укытучылар бик көчле. Әгәр хәзер аларның яртысы эштән китсә нәрсә булачак?", дип яза фикер белдерүчеләр.

Соңрак Тукай районының рәсми сәхифәсе районның мәгариф идарәсе җитәкчесенә таянып, "бу мәгълүмат дөреслеккә туры килми һәм фейк", дип хәбәр итте.

"Кече Шилнә гомуми белем бирү мәктәбенең укытучылар коллективы тулы составта һәм гадәти тәртиптә эшли. Министрның мәктәпкә шелтәләре юк, киресенчә, ул укытучылар, балалар белән аралашты, дәресләрне тыңлады һәм канәгать калды", диелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG