Башкортстан Дәүләт җыены депутатлары "Реклам турындагы" федераль канунга төзәтмәләр әзерләп, аны Русия думасына кертергә ниятли. Бу хакта Дәүләт җыенында хәбәр иттеләр, дип яза "Аспекты".
"Гражданнарны хәрби бурычларын үтәүдән азат итәргә булышу турындагы рекламнарны канун өлгесе ярдәмендә тыярга тәкъдим ителә", дип белдергән республика парламенты рәисе Константин Толкачев. Ул мондый "агрессив рекламнар"ның күп булуын әйткән.
"Төрле оешмалар акча түләсәләр, хәрби хезмәттән качарга теләүчеләргә юридик яки медицина хезмәтләре күрсәтергә һәм, хәрби чакырылыштан канун нигезендә качарга булышачагына ышандыра", дигән Толкачев. Ул хәрби хезмәт узудан качкан өчен җинаять җаваплылыгы бирелүен хәтерләткән һәм мондый рекламнар кешеләрне канун бозарга этәрә дигән.
"Хәрби бурычлы гражданнарга һәм чакырылыш кампанияләре барышына мондый рекламның тискәре йогынтысы булмасын өчен, аны тыярга тәкъдим итәбез", дигән Корылтай рәисе.
Башкортстан парламенты әзерләгән канун өлгесе кабул ителсә, аны бозучыларга административ җәза биреләчәк. Гражданнарга 2-2,5 мең сум, вазифаи затларга – 4-20 мең сум, юридик затларга – 100-500 мең сум.
Узган ел 24 февральдә Русия гаскәрләре Украинага бәреп керде. Мәскәү моны "махсус хәрби операция" дип атый һәм басып алу сугышы булуын кире кага. 21 сентябрьдә исә илдә мобилизация игълан ителде.
Мобилизация башлангач та, йөзләгән мең русияле хәрби комиссариатка чакыру кәгазе алудан качып Казакъстанга, Грузиягә, Әрмәнстанга, Азәрбайҗанга, Кыргызстанга, Монголиягә, Төркиягә һәм чикле күләмдә Европа берлеге илләренә күченде.
Былтыр ноябрьдә "Бердәм Русия" мобилизациядән азат ителмәгән килеш хәрби хезмәткә чакырылудан качучыларны биш елга кадәр утыртырга тәкъдим итте.
Русиядә мобилизациядән качкан өчен Пенза өлкәсендә яшәүче Максим Моисеевка җинаять эше ачылды. Аңа ике мәртәбә хәрби чакыру кәгазе җибәргәннәр. Тик ул хәрби комиссариатка бармаган. Нәтиҗәдә тикшерү комитеты аңа 328.1 маддә нигезендә җинаять эше ачкан, тоткарлаган һәм ике көнгә изоляторга япкан иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Башкортстан парламенты хәрби чакырылыштан качарга булышучы рекламнарны тыярга тәкъдим итә

Дәүләт җыены рәисе Константин Толкачев мондый рекламнарның “чакырылыш кампанияләре барышына” тискәре йогынтысы бар, дип саный.
Форум