Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан парламенты бинасы каршына Мортаза Рәхимовка һәйкәл куелачак


Мортаза Рәхимовны соңгы юлга озату мизгеле
Мортаза Рәхимовны соңгы юлга озату мизгеле

Моннан тыш, аерым алганда төбәкнең беренче президенты исемен Уфадагы яңа бер урамга да бирмәкчеләр.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров 11 гыйнварда вафат булган республиканың беренче президенты Мортаза Рәхимовның истәлеген мәңгеләштерү өчен нинди чаралар күреләчәген сөйләгән. Бүген, 7 февральдә Рәхимовка 89 яшь тулган булыр иде, бу уңайдан төбәк башлыгы аның каберенә чәчәкләр салырга килде, дип яза "Башинформ".

Зиратта Хәбиров Рәхимов исемен Уфадагы яңа урамнарның берсенә һәм Башкортстан башлыгы каршындагы Башкорт дәүләт хезмәте һәм идарәсе академиясенә бирәчәкләрен, бу хактагы фәрман өлгесенең әзер булуын җиткергән.

Моннан тыш республиканың Дәүләт җыены бинасы каршысына беренче башкорт президентына һәйкәл куелачак.

11 гыйнварда Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимов вафат булды. Аңа 88 яшь иде.

Күп тә үтмәде, Радий Хәбиров Мортаза Рәхимовка һәйкәл кую тәкъдиме белән чыкты. Хәбиров сүзләренчә, Башкортстанның беренче президентына куеласы һәйкәлнең авторы - сынчы Салават Щербаков булырга мөмкин.

Шул ук вакытта Башкортстанның Шамонин авылында яшәүчеләр авыл исемен Мортаза Рәхимов хөрмәтенә үзгәртүгә каршы чыккан иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG