Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия саклану министрлыгы тынычлык миссияләрендә бөтен хәрбиләрне, шул исәптән "срочник"ларны катнаштырмакчы


Хәзерге нормаларга ярашлы, тынычлык миссияләрендә бары тик махсус әзерлек узган һәм хәрби килешү нигезендә хезмәт итүче хәрбиләр генә катнаша ала.

Русия саклану министрлыгы канун өлгесе әзерләгән, аңа ярашлы Русиянең тынычлык урнаштыру миссияләрендә ихтыяри рәвештә хәрбиләр белән беррәттән "срочник"лар да катнаша алачак. Документның күчерелмәсе РБКда бар. Басмага документның дөреслеген хөкүмәттәге чыганагы да раслаган.

Саклану министрлыгы тынычлык урнаштыру эшчәнлегендә хәрби һәм сивил хезмәткәрләрне катнаштыру тәртибе турындагы канунга төзәтмәләр кертергә тәкъдим итә. Хәзерге нормаларга ярашлы, тынычлык миссияләрендә ихтыяри рәвештә бары тик махсус әзерлек узган һәм хәрби килешү нигезендә хезмәт итүче хәрбиләр генә катнаша ала.

Канун өлгесенә аңлатма язуында әйтелгәнчә, бу төзәтмәләр Русиягә "тынычлык урнаштыру эшчәнлегендә катнаштыруга хәрби хезмәткәрләрне җәлеп итү мөмкинлекләрен арттырачак".

Канун өлгесе авторлары аны хәрби хезмәттә 2022 елның 15 августыннан булучыларга карата гамәлгә кертергә тәкъдим итә.

РБКга Русия думасындагы чыганагы әйтүенчә, саклану министрлыгы бу төзәтмәләрне бер еллап элек әзерли башлаган.

Русия саклану министрлыгы сайтында әйтелгәнчә, ил хәрбиләре БДБ, БМО, Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы (ОБСЕ), Күмәк иминлек килешүе оешмасы (ОДКБ) әгъзалары, Русия-НАТО шурасы һәм Шанхай хезмәттәшлек оешмасы мәнфәгатьләрендә тынычлык урнаштыру миссияләрендә катнаша алачак диелә.

Тынычлык сакчыларын җибәрү карарын Русия президенты кабул итә. Хәрбиләр мондый миссиядә катнашу өчен әзерлекне 15нче аерым мотоукчы бригадада үтәчәк, диелә министрлык хәбәрендә.

Хәзерге вакытта Русия ике тынычлык миссиясендә катнаша: 1992 елдан башлап илнең тынычлык сакчылары Приднестровьеда, 2020 елдан башлап – Таулы Карабахта.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG