Accessibility links

Кайнар хәбәр

Былтыр Русиягә килүче чит ил туристлары саны 96 процентка кимегән


Мәскәүдә Шереметьево һава аланы
Мәскәүдә Шереметьево һава аланы

Иң күп турист Германиядән килгән, аларның саны 25,4 мең кеше булган. 2019 елда Русиягә 522,2 мең алман килгән булган. 

2022 елда Русиягә турист буларак 200,1 мең чит ил ватандашы килгән, бу пандемиягә кадәрге 2019 ел белән чагыштырганда, 4,9 миллионга кимрәк. Бу хакта Русия туроператорлары ассоциациясе хәбәр итте.

2022 елда Русиягә иң күп турист Германиядән килгән. Аларның саны 25, 4 мең кеше булган ( 2019 елда 522,2 мең Германия ватандашы килгән). Икенче урында – Төркия (22,6 мең кеше), өченчедә – Иран (14,6 мең турист). Беренче бишлеккә Казакъстан (13,3 мең кеше) һәм Куба (11,3 мең турист) кергән.

Коронавирус пандемиясенә кадәр Русиягә иң күп кеше кытайдан килгән булган дип искәртелә. 2019 елда Кытайның 1,5 миллион ватандашы Русиядә сәяхәт иткән. Әмма узган ел нибары 842 кытай гына килгән. Хәзер Кытайда коронавирус белән бәйле чикләүләрне йомшарталар һәм Русия белән даими очышлар башлана.

Былтыр Русиягә барлыгы 13,1 миллион чит ил кешесе килгән, бу санга сәяхәт итәргә килүчеләр генә түгел, эш сәфәре һәм шәхси максатлар белән килүчеләр дә бар. Беренче өчлеккә Казакъстан (2,5 миллион кеше), Украина (2,4 миллион) һәм Үзбәкстан (2,1 миллион) кергән.

Русиянең үзеннән исә былтыр туристлар күбрәк Абхазиягә барган. Русия туроператорлары ассоциациясе андыйлар санын 5,433 миллион кеше дип исәпләп чыгарган.

  • Русиянең Украинага һөҗүменә җавап итеп, АКШ, Канада һәм Европаның Сербиядән башка илләре Русия очкычларына үз һава киңлекләрендә очуны тыйды. Көнбатышның һава ширкәтләре Русиягә очудан туктады. Нәтиҗәдә Русиядән туры рейслар нык кимеде.
  • Һава киңлекләрен япкан илләргә эләгү өчен русияләргә башка очкычларга күчеп утырып очарга туры килә башлады. Төп күчеп утыру урыны – Төркиянең Истанбул шәһәре.
  • Европага тагын бер "тәрәзә" – Белград. Сербия Европа санкцияләренә кушылмады һәм бу илнең очкычлары Мәскәүгә, Петербурга һәм Сочига очуын дәвам итте. Европага Фарсы култыгы илләре аша да эләгергә мөмкин.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG