Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казаннан Белградка очышлар башлана: Европага "тәрәзә" ачыламы?


Air Serbia ширкәте очкычы һәм хезмәткәрләре
Air Serbia ширкәте очкычы һәм хезмәткәрләре

Казаннан Европага туры рейс ачыла, ләкин турагентларда бу ышаныч тудырмый.

Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң Татарстаннан Европага беренче һава юлы ачыла. Сербиянең Air Serbia дәүләт авиаширкәте Белградтан Казанга туры рейс булачагын игълан итте. Моны бүгенге сәяси шартларда Европага барырга бердән-бер кулай юл дип атыйлар. Татарстаннарда бу шундук кызыксыну уятты. Беренче рейсларга сатуда инде санаулы билетлар гына калган. Моңа кадәр Европага нигездә Төркия аша очып булды. Әмма сугыш башлану белән аның бәясе бермә-бер артты.

Сербиягә барыр өчен юл чыгымнары нинди, виза ясатырга кирәкме һәм татарстаннарга бу нинди мөмкинлекләр ача? Һәм ни өчен бу туристик агентлыкларда ышаныч тудырмый? Азатлык төп мәгълүматны туплады.

Сербия – Европа берлегенә намзәт ил. Украинага каршы сугыш башлаган Русиягә карата санкцияләргә кушылмады. Европа парламенты депутатлары Сербияне санкцияләргә кушылуны сорады. Сербия президенты Александр Вучич каршы булса да, соңрак Русиягә бернәрсә дә ышандыра алмавын әйтте. Аның сүзләренчә, Европа берлегенә керергә алты ай кала Сербия үз сәясәтен берлек таләпләре белән килештерәчәк. Сербия Европа берлегенә 2025 елда керер дип көтелә.

Билетлар 20 мең сумнан башлана

Казан-Белград рейсы 19 сентябрьдән башланачак дип көтелә. Airbus очкычлары атнасына ике тапкыр – дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә очачак. Сербия авиаширкәте сайтында инде сатулар башланды. 25 август кичендә беренче рейска эконом класста бары дүрт билет кына калган иде. Көн дәвамында бәяләр дә уйнап торды. 19 сентябрьдә билет хакы 27,7 мең сумнан башлана. Гәрчә сату башланганда бәяләр 14 мең сумнан башланган. Бизнес класс өчен билетлар 48 мең сум тирәсе. Казаннан Белградка очыш вакыты 4 сәгать тә 10 минут. Очышларга билетны әлегә октябрь ахырына кадәр генә сатып алырга була. 28 октябрьдәге рейс 20 мең сумга төшә.

Шенген визасы булган кешеләр өчен Сербиядә күчеп утырып Европаның башка шәһәрләренә бару мөмкинлеге бар. Әйтик, Казаннан Белград аша Берлинга очыш бәясе, Белградка караганда, артык кыйммәтләнми. 19 сентябрьдә Германия башкаласына бару якынча 30 мең сумга чыга. 27 октябрьгә билетларны 22 мең сумга алырга була. Хәзерге вакытта Казаннан Белградта күчеп утырып Амстердам, Берлин, Франкфурт, Вена, Прага, Брюссель, Париж, Рим, Милан – барлыгы 20 европа шәһәренә очарга мөмкин.

Төркиягә караганда ике-өч тапкырга очсызрак

Украинада сугыш башланганнан бирле Русиядән Европага нигездә Төркия һава ширкәтләре белән Истанбул аша гына очып була. Мәскәүдән Дубай, Ереван аша очу мөмкинлеге дә бар. Әмма бу очышлар шактый кыйммәткә чыга. Мәсәлән, хәзерге вакытта Turkish Airlines ширкәтендә 19 сентябрьгә Казаннан Истанбулга очыш 40 мең сумны тәшкил итсә, Казан – Истанбул – Берлин юлы 86 мең сумга төшә. Бу, Сербия һава юллары белән чагыштырганда, өч тапкырга кыйммәтрәк. Белгечләр Төркия һава ширкәтләре бәяне төшерергә мәҗбүр булуы ихтимал ди.

Түләү проблемнары

Air Serbia авиаширкәте сайты аша билет сатып алуда русияләрнең проблемнары туарга мөмкин. Авиаширкәт сайты хәбәр итүенчә, Русия банклары чыгарган Visa һәм MasterCard карталары аша түләү үткәрелми. МИР карталары да кабул ителми. Air Serbia альтернатив юл эзли диелә. Шуның бер юлы буларак ширкәт үз партнерларыннан, арадашчылардан билет сатып алырга тәкъдим итә. Русиядә эшләүче Aviasales сайты да Air Serbia билетларын сата башлады.

Виза, вакцина кирәкме?

Русия ватандашларына Сербиягә сәфәр 30 көннән артмаган очракта виза кирәкми. Коронавируска бәйле чикләүләр быелның 3 маенда алынган. Шуңа күрә илгә кергәндә вакцина яисә ПЦР-тест турында белешмә соралмый.

Беренче очкыч Казанга килгәч кенә ышанырга була

Узган ел азагында Русия туроператорлары Европага "вакцина сәяхәтләре" сата башлады. Чит ил прививкасын Сербиягә барып бушлай кадатып булды. Бу русияләрдә зур кызыксыну уятты. Шул ук вакытта Сербиягә булачак очышлар тулы ышаныч тудырмый дип сөйләде Казандагы "Экзотика тур" агентлыгы җитәкчесе Айгөл Сафина Азатлыкка.

— Туроператорлар реклам бирә башлады. Юл бәясе бер якка 20 мең сумнан башлана. Европа эчендә очышлар очсызрак. Мәсәлән, Белград аша Болгарстанга барып кайту 48 мең сумга чыга. Ләкин ихтыяҗ булырмы, әйтә алмыйм. Хәзер Европаны түгел, Төркия, Мисыр, Гарәп Әмирлекләрен, Мальдив утрауларын сорыйлар. Европага барырга теләгән кешеләргә мин Истанбулга билет алырга киңәш итәм. Бу инде турагентлар аша түгел, үзлекләреннән баручылар. Сербия авиаширкәте очыш башлый диелсә дә, аларга очарга рөхсәт итмәскә дә мөмкиннәр. Ә Истанбулга рейслар тотрыклы. Сербияне йә куялар, йә ябалар. Мин Будапештка туры очышлар кайтуга ныграк сөенер идем, чөнки моңа кадәр рейслар әйбәт кенә башларылды, аннары Маҗарстанга барып эләккәч, ягъни Шенген зонасына кергәч, Европа эчендә рәхәтләнеп йөрергә була. Сербиягә билет бәясен барыбер арзан дип булмый, аны төшерсеннәр иде. Хәзер кешеләр билет алып, ниндидер сәбәплә аркасында рейс башкарылмаса, кызганыч булачак. Беренче очкыч китмичә, мин әлегә моңа шикләнеп карыйм, — диде Сафина.

  • 24 февральдә Путин Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Русия тирәсендәге һава киңлеге күп юнәлешләрдә ябылды. Әлеге һөҗүмгә җавап итеп, АКШ, Канада һәм Сербиядән кала Европа илләре Русия очкычларына үз һава киңлекләрендә очуны тыйды. Көнбатышның һава ширкәтләре дә Русиягә очудан туктады. Бары тие Air Serbia гына Мәскәүгә очуын дәвам итте. Нәтиҗәдә, Русиядән туры рейслар 62 процентка кимеде.
  • Узган елларда Татарстаннан Европага туры рейслар белән очарга мөмкин иде. Казаннан заманында Һелсинки, Прага, Рига, Франкфурт, Будапештка очышлар бар иде. Бүген Төркия, Казакъстан, Төрекмәнстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Беларус, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Мисырга очарга була.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG