Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфадан Анталиягә очышлар саны артачак


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Башкортстан башкаласыннан Төркиягә тагын ике һава ширкәте оча башлаячак: Corendon Airlines атнасына – дүрт, Southwind һава ширкәте – алты тапкыр.

Ике һава ширкәте Башкортстан башкаласыннан Төркиягә яңа очышларын башлый, дип хәбәр итә Уфа һава аланының матбугат хезмәте.

Corendon Airlines-ның Анталиягә рейслары 26 июльдән башлана, 189 юлчыга каралган Boeing 737-800 очкычлары белән атнасына дүрт мәртәбә булачак: сишәмбе, чәршәмбе, җомга һәм якшәмбе көннәрендә.

2 августтан Анталиягә Уфадан Southwind һава ширкәте дә оча башлый диелә. 220 юлчы сыйдырышлы Airbus A321 очкычлары атнасына алты тапкыр очачак.

Шул рәвешле Уфадан Анталиягә очышлар саны атнасына 22 тапкырга җитәчәк.

Русия туроператорлары берләшмәсе аналитиклары мәгълүматынча, май ахырына сатылган җәйге турларның күбесе Төркиягә, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә һәм Мисырга, шулай ук үзбилгеләнгән Абхазиягә һәм Русиянең үзенә булган.

24 февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Русия тирәсендәге һава киңлеге күп юнәлешләрдә ябылды.

Русия һөҗүменә җавап итеп, АКШ, Канада һәм Европаның Сербиядән башка илләре Русия очкычларына үз һава киңлекләрендә очуны тыйды. Көнбатышның һава ширкәтләре Русиягә очудан туктады. Нәтиҗәдә Русиядән туры рейслар 62 процентка кимеде дип хәбәр ителгән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG