Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә җир тетрәүдә 7 меңнән артык кеше һәлак булган, корбаннар саны арта


Фотода Төркиянең Ислаһия шәһәре былтыр октябрьдә һәм быел 7 февральдә
Фотода Төркиянең Ислаһия шәһәре былтыр октябрьдә һәм быел 7 февральдә

Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы (WHO) бәяләвенчә, җир тетрәү булган районнарда барлыгы 23 миллион кеше яши. WHO корбаннар саны 20 меңнән артып китәр дип фаразлый.

Соңгы мәгълүматларга караганда, Төркиянең көньк-көнчыгышында һәм Сүриянең төньяк районнарында булган җир тетрәү корбаннары саны 8 меңнән артып киткән.

Төркия Гадәттән тыш хәлләр идәрсе хәбәренчә, һәлак булучылар саны 7 108гә җиткән. Сүриядә 1 932 кешенең үлеме расланган.

Бу ахыргы саннар түгел, корбаннар арта. Җимерекләр астыннан кешеләрне чыгару дәвам итә. Әмма көннәр салкын тору сәбәпле, аларның исән калу шанслары көннән-көн кими. Дистә меңәрчә кеше яраланган.

Барлыгы 6 меңләп бина җимерелгән, алар арасында күп катлы йортлар да бар дип хәбәр итә Би-би-си.

Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы (WHO) бәяләвенчә, җир тетрәү булган районнарда барлыгы 23 миллион кеше яши. WHO корбаннар саны 20 меңнән артып китәр дип фаразлый.

Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган илнең көньягындагы 10 шәһәрне һәлакәт зонасы дип игълан итте. Аларда өч айга гадәттән тыш хәл тәртибе кертеләчәк. Бу тәртип коткаручыларга зыян күрүчеләр янына тизрәк барып җитәргә һәм финанс ярдәмне тизрәк җиткерергә мөмкинлек бирә.

Сүриядә дә меңләгән йорт җимерелде, зыян күргән шәһәрләр арасында Димәшк һәм Латакия дә бар. Иң авыр хәл Халебтә. Анда ЮНЕСКО дөнья мирасы һәйкәле булган бинага да зыян килгән.

Төркия һәм Сүриядә җир тетрәү ике тапкыр 6 фервальдә булды. Беренчесенең үзәге Төркиянең Газиантеп шәһәрендә иде. Икенчесе - шулай ук Төркиянең Каһраманмараш шәһәрендә. Зилзилә дәрәҗәсе 7,5-7,8 балл булды.

Беренче көчле җир тетрәүләрдән соң кимрәк куәттә тагын 100ләп тетрәү теркәлде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG