Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә көчле зилзилә. Ярдәм җыюга татарлар да кушылган


Диярбакыр шәһәрендә коткару эшләре
Диярбакыр шәһәрендә коткару эшләре

6 февраль Төркиядә көчле зилзилә нәтиҗәсендә меңнәрчә кеше һәлак булды, коткару эшләре дәвам итә, корбаннар саны арта бара. Җир тетрәүдән зыян күрүчеләргә ярдәм җыю оештырыла. Бу эшкә татарлар да кушылган.

Дүшәмбе булган җир тетрәүдә һәлак булучылар саны ике меңнән артты, 10 меңләп кеше җәрәхәтләнгән. Җир тетрәү нәтиҗәсендә илдә 3 меңләп бина тулысынча яки өлешчә җимерелгән. Дистәләрчә шәһәргә зыян килгән.

Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган бу зилзиләне 1939 елдагы җир тетрәүдән соң иң зур һәлакәт дип атады. Ул вакытта 33 меңнән артык кеше һәлак булган иде.

Төркиядә бер атна матәм игълан ителде. Мәктәпләрдә укулар туктатылды.

Хәзер илдә зилзиләдән зыян күрүчеләргә ярдәм җыю бара. Бу эшкә татарлар да кушылган. Анталия һәм Алания татарлары җыйган әйберләрен илтеп тә биргән.

Анталиядә яшәүче Айсылу Ясәвиева Азатлыкка әйтүенчә, нигездә җылы кием-салым, мендәр-юрганнар, җылыткычлар, чатырлар җыйганнар.

"Без татарларның Whatsappтагы чатында сөйләштек һәм Фәнис Зыялы башлангычы белән татарлар исеменнән үз әйберләребезне илтеп бирдек. Анда ярдәм итәргә теләүчеләр бик күп. Ризыклар да, җиләк-җимешләр дә, башкасын да китерәләр. Моны Коньялты районы хакимияте оештырган. Кем нәрсә алып килгән шунда ук теркәп язып куялар һәм сортировка урыннарына җибәрәләр. Анда киемнәрне бер җиргә, ризыкларны икенче җиргә бүлеп куеп, шунда ук махсус машиналарга тутыра баралар. Шул ук көнне илтәчәкләрен әйттеләр", ди Анталия татарлары исеменнән әйберләрне илтеп биргән Айсылу, Гадел һәм Булат.

Шулай ук Анталия татарлары арасында зилзилә булган Газиантеп шәһәренә ярдәм итү өчен волонтер булып барырга теләүчеләр дә бар. Мисал өчен, Петербурдан Марат (фамилиясен язмауны сорады) табиб белемле, аның ярдәме кирәк булыр дип саный. Гөлназ Җиһангирова тәрҗемәче буларак ярдәм итәргә әзер.

Аланияда Мәхмүтләр районында яшәүче татарлар шулай ук өч машина әйбер җыеп илткәннәр. Бу хакта Азатлыкка Роза Фәрдиева сөйләде.

"Безнең йортта Русиядән килгәннәр күп яши, араларында татарлар да шактый. Без бөтен бәйрәмнәрне бергә уздырабыз, бик тату яшибез. Төркиягә шундый кайгы килгәч битараф кала алмадык. Минем кызым Вилена акчалар җыйды. Ул табиб, шуңа зыян күргәннәргә иң беренче чиратта нәрсә кирәген яхшы белә. Барысын да сатып алдылар.

Кибеттән дә кирәк-яракларны тупладылар. Өч машина әйбер җыелды. Әйбеләрне илткәч, хакимияттәге кеше кемнәр булулары белән кызыксынган. Татарлар дигәч "менә бит кардәш халыклар беренчеләрдән булып ярдәмгә килде" дип рәхмәт әйткән. Бүген кан бирергә барачаклар", ди Роза Фәрдиева.

Диярбакыр шәһәре
Диярбакыр шәһәре

Гөлнара (исеме үзгәртелде) зилзиләдән зыян күргән шәһәрләрнең берсе Аданада яши. Төркиягә килгәненә өч кенә ай. Узган төнне ул машинада үткәрде, чөнки җир тетрәү кабатланырга мөмкин дип кисәткәннәр.

"6 февральдә беренче тапкыр каты итеп иртәнге дүрттә селкетте, икенчесе көндез икенче яртылар тирәсендә булды. Җимерелгән йортлар һәм биналарны фото һәм видеоларда гына күрдем.

Урамнарда, паркларда чатырлар куелган. Анда халыкны тукландыру оештырылган. Шулай ук беренчел кирәк яракларны да шуннан алырга була. Төн чыгар өчен дә урыннар тәкъдим ителде. Аңлавымча, урын спорт залларында бирелде. Мин үзем машинада кунгач анысын бик белмим.

Йортыбыз шәһәр үзәгендә. Төгәл кайсы елны төзелгәнен белмим, шул 2000 еллардан соң салынгандыр дип уйлыйм.

Без машина белән өй яныннан бераз читкәрәк киттек. Әледән-әле селкетеп ала, әмма көчле җир тетрәү булмас дип өметләнәсе килә", ди Гөлнара.

Аның әйтүенчә, төнлә урамда һава торышы +7 дәрәҗә тирәсе булган. Ул шәһәрдән күпләрнең машиналарына утырып башка якларга китүен әйтә.

Аданада халыкка төн кунып чыгар өчен әзерләнгән урыннар
Аданада халыкка төн кунып чыгар өчен әзерләнгән урыннар

Моңа кадәр тыныч дип саналган шәһәрләрдә дә халык җир тетрәвен сизеп тора. Төркиянең сейсмик харитасында Мәрсин шәһәре сары төс белән билгеләнүенә карамастан, биредә яшәүчеләр иртән һәм көндез көчле тетрәүләрне тойган: ятаклар селкенгән, шкаф ишекләре ачылган, кайбер йортларда диварлар ярылган. Мәрсин үзе иң көчле зилзәлә булган урыннардан 200-300 чакрым ераклыкта урнашкан. Калада җимерелгән йортлар булмаса да, кешеләр күп вакытын урамда уздыра. Кафе-рестораннар янында учаклар ягып, халыкка кайнар чәй тәкъдим итәләр.

Җирле халыкның бер өлеше таулар янында урнашкан авылларга киткән. Анда тынычрак дип сөйлиләр.

Бу хакта безгән Мәрсиндә яшәүче Резеда (исеме үзгәртелде) сөйләде. Ул үзе зилзилә булган көнне төнлә ятак селкенгәнгә уянып киткән.

"Башта берни аңламадым, өй селкенә, бар дөнья чайкала. Уянып бетмәгән идем, җилме соң бу дип аңламыйча тордым. Ул арада ирем уянды, ни булганын абайлый башладык. Дүрт яшьлек баламны ятагыннан чыгарып кысып кочакладым, ишетәм, күршедә бер төрек хатыны кычкыра, йортта ниндидер шау-шу, баскычтан кешеләр йөгерешә.

Бер ара тетрәү бетте, тынычланып, телефонымны ачып, телеграмдагы урыс чатларын укый башладым. Халык борчуда, паника хәлендә хәбәрләр яза, ишелгән йортларның фото-видеосурәтләре. Күздән йокы качты. Шул арада йорт яңадан селкенә башлады, куркудан сикереп торып йокы киемнәре өстеннән курткаларыбызны элдек тә фатирдан чыгып йөгердек. Урамда коеп яңгыр ява, халык биек йортлардан читкә йөгерә, кем машинада , ә кемдер җәяү", дип искә ала ул 6 февральдәге хәлләрне.

Зилзиләдән куркып урамга чыккан халык учак ягып җылына, Мәрсин
Зилзиләдән куркып урамга чыккан халык учак ягып җылына, Мәрсин

Резеда әйтүенчә, төрекләр бик ярдәмчел халык, аларны бер машина туктап утырткан.

"Читкә, биек йортлардан ераграк җиргә киттек. Фатирыбызга иртән генә кайтып кердек. CNN TÜRK каналын ачтык, Каһраманмараш, Малатья, Аданада булган хәлләрне күрдек. Андагы дуслар белән шалтыратыштык, барысы да өйдән чыгып качканнар, бик курыкканнар иде. Йокларга яттык. Кондезге 11дә яңадан җир тетрәү сизелде. Монысы андый ук каты булмады, һәрхәлдә, йорт чайкалмады", ди ул.

Шуннан көндез тагын селкетә башлаган. Резеда сүзләренчә, иң куркынычы шул булган.

"Төнге көчле тетрәү яңадан кабатланды. Люстралар селкенә, идән бер кораб палубасы сыман чайкала. Бала бик курыкты, "без хәзер егылабыз" дип елый башлады. Яңадан киенеп урамга йөгердек. Өйдән читкәрәк китеп, бер плантациядә сыендык.

Бөтен чатларда "17-19 сәгатьтә яңа тетрәү булачак, качыгыз дигән хәбәрләр таралды. Дүртләрдә өйгә кереп тиз-тиз капкалап алдык да яңадан чыгып киттек. Бу юлы диңгез ярына. Безнең кебек сугыш аркасында Төркиягә качкан дусларыбыз да килде. Бергәләшеп ике сәгатькә якын ачык бер җирдә басып тордык. Шөкер, көчле тетрәү булмады. Әз-мәз тынычланып, өйләребезгә таралыштык. Кичке тугызларда яңадан люстра "бии" башлады, әмма бу безнең өчен андый ук куркыныч тоелмады.

Хәзерге вакытта без өйдә. Чыгып чабарга рюкзакларыбыз әзер, киемнәр дә кул астында гына. Яңа тетрәү булса, бәлки, Мәрсиннән китеп торырга туры килер", ди Резеда.

Зилзиләдән куркып урамга чыккан халык учак ягып җылына, Каһраманмараш
Зилзиләдән куркып урамга чыккан халык учак ягып җылына, Каһраманмараш

Төркиядә иң көчле зилзәләләрнең берсе Каһраманмараш шәһәрендә теркәлде. Анда 7,6 дәрәҗәсендә ике җир тетрәү булды. Каһраманмараш университетында белем алучы татар студенты 22 яшьлек Рөстәм (исеме үзгәртелде) җир тетрәү булган вакытта тулай торакта булган. Беренче җир тетрәүдән соң ук аларны эвакуацияләгәннәр. Яшеренү урынында аларга тулай торакка тиз арада кайтып булмаячак дип кисәткәннәр һәм башка шәһәргә китеп торырга киңәш иткәннәр. Студентны шәһәрдән алып китәргә машинада туганнары килгән. Бу турыда туганнарының берсе Азатлыкка сөйләде.

"Шәһәргә керү юлында зур тыгым җыелган иде. 50 чакрым юлны машинада өч сәгать уздым. Төп юллар ябык. Машинада барганда берничә тапкыр селкетеп алды. Анда төрле дәрәҗәдәге җир тетрәү 10 минут саен булып тора. Шәһәрдә хәвеф. Юл яныннан узып барганда җимерек йортларны күрдем. Анда халык һәм коткаручылар йорт астында калучыларны эзли. Монда мәхшәр. Бөтен халык урамда йөри. Кешеләр өйләрдә кунарга курка, чөнки шәһәрдә бик күп йортлар җимерелде.

Рөстәм дә йокламаган, юньләп ашамаган, хәле юк. Хәзер кайтырга чыктык. Шәһәрнең чыгу юлында зур тыгым. Халык моннан тизрәк качарга тырыша. Инде ике сәгать узды, әллә ни хәрәкәт итеп булмый. Бер минут барабыз, 40 минут торабыз. Тыгым ашыгыч ярдәм машиналары, коткаручылар техникасының өзлексез чабуы аркасында да килеп туды. Юлда шуларның сигналларыннан тавыш өзелми. Бу җир тетрәүдән хәтта юлларның кайбер урыннары ярылган иде", дип сөйләде ул.

Харитада җир тетрәү булган урын
Харитада җир тетрәү булган урын

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG