Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илшат Гафуров тиздән мәхкәмә каршына басачак


Илшат Гафуров
Илшат Гафуров

Ул 2021 елның декабрендә тоткарланды.

Русия Тикшерү комитеты КФУның элекке ректоры Илшат Гафуров җинаять эшен тикшерүне тәмамлаган. Бу хакта "Коммерсант" яза.

Тиздән Гафуров мәхкәмә каршына басачак. Ул гаебен танымый. Адвокатлары аңа ачылган җинаять эше кануни түгел, ди.

  • Илшат Гафуровны, Алабугада мэр булып торган чагында, шәһәр шурасы депутаты Айдар Исрафиловны яллап үтерүгә катнашы булуда шикләнеп, 2021 елның декабрендә тоткарладылар.
  • Тикшерүчеләр әйтүенчә, Илшат Гафуров "29 комплекс" оештырылган җанаятьчел төркемен (ул елларда Татарстандагы иң зур җинаятьчел төркемнәрнең берсе) Исрафиловны үтерү өчен яллаган. Ул гаебен танымый.
  • Элегрәк Татарстан Telegram-каналлары Илшат Гафуров даирәсендәге чыганакларга сылтама белән, үзен ярлыкасалар, аның Украинага каршы сугышырга китәргә ниятләвен язган иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG