Accessibility links

Кайнар хәбәр

MН17 рейсы эшен тикшерүчеләр очкычны бәреп төшергән "Бук"ны Донбасска җибәрү карарын Путин кабул иткән дип саный


Тикшерүчеләр Сергей Аксенов һәм аның ярдәмчесенең аудиоязмасын тыңлаган.

2014нче елда Донбасста бәреп төшерелгән Малайзия һава ширкәтенең "Boeing" очкычын тикшерү төркеме гаепләү белдерү өчен шикләнелүчеләрне эзләүдә кулдан килгәннең барысын эшләдек, ләкин бүтән беркемне дә ачыклый алмадык дип белдерде. Шул ук вакытта тикшерүчеләр җаваплылык Русия президенты Владимир Путин өстендә булуын әйтте.

Уртак тикшерү төркеме очкычны бәреп төшергән "Бук" ракет комплексын сепаратистлар контролендә булган Украина территориясенә җибәрү турында карарны Путин кабул иткән булырга мөмкинлеген әйтте.

Тикшерү Мәскәү куйган Кырым башлыгы Сергей Аксенов һәм аның ярдәмчесе арасындагы сөйләшү аудиоязмаларын тыңлаганнан соң шундый нәтиҗәгә килгән. Аксенов сепаратистларны корал белән тәэмин итү турындагы карарларның Русиядә беренче кеше тарафыннан кабул ителүен искә алган.

Шул ук вакытта, сөйләшүдә сүз нәкъ "Бук" ракетасы турында барганлыгы әйтелми.

  • Малайзиянең Боинг очкычы 2014 елның 17 июлендә Донбасс күгендә бәреп төшерелде. Очкычта булган 298 кешенең барысы да һәлак булды. Аларның күбесе Нидерланд ватандашы булганга, халыкара тикшерү эше Нидерланд прокуратурасы җитәкчелегендә башкарылды. Мәхкәмә дә шушы илдә бара.
  • 2018 елның маенда Уртак тикшерү төркеме (JIT) Малайзия һава юллары ширкәтенең Боинг-777 очкычы Русия хәрби көчләренең 53нче зенит-ракет бригадасына караган "Бук" шәкелендәге ракет системыннан бәреп төшерелгән дип белдерде.
  • Очкычны бәреп төшерүдә һәм 298 кешене үтерүдә ФСБның запастагы полковнигы Игорь Гиркинны (Стрелков), Русия күзләү идарәсенең (ГРУ) отставкадагы өлкән офицеры Сергей Дубинскийны, "ДНР" төбәге күзләү бүлеге командиры Леонид Харченконы гаепле дип таныды. Аларга гомерлек төрмә карары чыкты. Әмма бу кешеләр тоткарланмаган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG