Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа чаралары Роскомнадзорның Русиядә "ят агент" булырга мөмкин кешеләр исемлеген чыгарган


Архив фотосы
Архив фотосы

Роскомнадзор бүлекчәсе кимендә 804 исемнән торган исемлек булдырган. Оешма бу кешеләрне "ят агентлар" исемлегенә кертү өчен 2020 елдан 2022 елга кадәр мәгълүмат җыйган диелә.

2022 елның ноябрендә Беларусның "Киберпартизаны" хакерлар төркеме Роскомнадзорның контроль-күзәтү эшчәнлеге алып бара торган бүлекчәсе – Баш радиоешлык үзәгенең ("ГРЧЦ") эчке челтәрен җимерүен игълан итте. Хакерлар ГРЧЦ хезмәткәрләрнең ике терабайттан артык документ-хатларын алуын белдерде, бу архивны алар журналистлар белән бүлешкән.

Әлеге белешмәләр нигезендә "Системы" ("Настоящее время" белән Азатлык радиосының тикшеренүләр проекты), "Важные истории", "Медиазона", һәм "Агентство" үз тикшерүләрен чыгарды.

Баш радиоешлык үзәге әллә ни билгеле оешма түгел, әмма ул дәүләткә русияләрне интернетта күзәтеп торуда мөһим роль уйный, дип нәтиҗә ясаган журналистлар. Әйтик ГРЧЦ бәйсез медиаларны томаларга булыша, булачак "ят агент"лар өстеннән әләк яза, "Яндекс"та сугыш турында соралган мәгълүматларны цензура аша үткәрә, Владимир Путинның сәламәтлеге турында, протест чаралары, гаскәр турында "фейклар" белән бәйле хәбәрләр эзли, ди алар.

Журналистларның кулына 804 исемнән торган исемлек кергән. ГРЧЦ бу кешеләрне "ят агентлар" исемлегенә кертү өчен 2020 елдан 2022 елга кадәр мәгълүмат җыйган, дип яза "Важные истории". Шул ук вакытта исемлектәге 139 кешене инде "ят агент" дип таныдылар да.

Бу исемлектә әйтик сәясәтчеләр Григорий Явлинский, Валерий Рашкин, "Новая газета" баш мөхәррире Дмитрий Муратов, "Медиазона" баш мөхәррире Сергей Смирнов, "Дождь" баш мөхәррире Тихон Дзядко, музыкантлар бар.

Моннан тыш, Баш радиоешлык үзәге "иҗтимагый фикер лидерлары" дип тапкан кешеләрнең социаль челтәрләрен күзәтеп тора. Барлыгы 472 кешене "иҗтимагый фикер лидерлары" исемлегенә керткәнгәр. Исемлектә актриса Чулпан Хамматова, җырчы Земфира, Беренче каналның элекке журналисты Жанна Агалакова һәм башкалар бар.

"Агентство" язуынча, Роскомнадзор һәр көн Владимир Путинның сәламәтлеге турындагы постларны эзләп тора, табылган язмалар таблицаларга җыелып бара. Басма "Русия президенты Владимир Путинның критик хәлдә булуы" дип аталучы дистәләгән Excel таблицасы барлыгын әйтә.

ГРЧЦ эшчәнлегенең тагын бер аерым юнәлеше бар, оешма Путин турында теләсә нинди тискәре фикерләрне карап бара, дип яза "Системы" проекты. Шул ук вакытта Роскомнадзорны Русия президентына карикатуралар, Путинны краб, көя күбәләге, вампир яки Адольф Һитлер белән чагыштырулар кызыксындыра диелә.

  • Русиядә "ят агентлар" турында канун 2012 елда кабул ителде. Ул чит илдән финанс ярдәм алган һәм, хакимият фикеренчә, сәяси эшчәнлек алып барган, керем алуга корылмаган теләсә нинди оешманы "ят агент" дип атарга мөмкинлек бирә. Мондый эшчәнлек критерияләре канунда билгеләнмәгән, шуңа хакимиятләр, аерым алганда, бәйсез мәгълүмат чараларын эзәрлекли ала. Йогынтысы оешмаларга гына түгел, шәхси затларга да булырдай итеп, канунны берничә мәртәбә кырыслаттылар.
  • 2022 елда Русия думасы "чит ил йогынтысында булганнарны", финанслау алмасалар да, "ят агент" дип игълан итәргә мөмкинлек бирүче канун кабул итте.
  • Татарстан да "ят агент"ларга үз тыюларын кертте. Әйтик республика президенты Рөстәм Миңнеханов имзалаган фәрман нигезендә, "ят агент"лар Тукай бүләгенә дәгъва итә алмаячак. Әгәр Тукай премиясенә лаек дип табылган кеше акчалата бүләк һәм мактау кәгазе тапшырылганчы "ят агент" дип табылса, ул җиңүчеләр исемлегеннән чыгарылачак.
  • Азатлыкка әңгәмәсендә шагыйрә Нәҗибә Сафина "сәнгать, иҗат кешеләре элек ГУЛАГ юлларында йөреп, халык дошманы дип аталса, хәзергеләре "ят агент" дип атала", дип белдергән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG