Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Русь сидящая” фонды җитәкчесе саклану министрлыгының тоткыннарны сугышка җыя башлавын әйтте


Ольга Романова
Ольга Романова

Ул министрлыкның "штрафбат"лар төзүен, анда 21 яшьтән яшьрәк тоткыннарны алмауларын һәм мәхкәмәсез үлем җәзасы бирмәскә вәгъдә итүләрен сөйли.

"Вагнер" хосусый хәрби ширкәтен оештыручы Евгений Пригожин төрмәдә утыручыларны Украинадагы сугышка башка җыймыйбыз дип белдергән иде. Моңа җавап итеп, "Можем объяснить" Telegram-каналына "Русь сидящая" фондына нигез салучы Ольга Романова "Пригожинны төрмәләрдән Шойгу кысрыклап чыгарды", тоткыннарны хәзер саклану министрлыгы сугышка ала дип белдергән. Ул министрлыкның "штрафбат"лар төзүен, анда 21 яшьтән яшьрәк тоткыннарны алмауларын һәм мәхкәмәсез үлем җәзасы бирмәскә вәгъдә итүләрен сөйләгән.

"Көз көне саклану министрлыгы канунга төзәтмәләр керттерә алды һәм гаскәргә хөкем ителгәннәрне, хөкем мөддәте тәмамланмаганнарны да алырга мөмкин була башлады. Элек болай эшләргә ярамый иде. Хәзер канунга ярашлы, хөкем ителүче мөддәтен төрмәдә үтиме, иректәме – аерма юк. Ә менә Пригожин легитимлык ала алмады, Русиядә ялланып сугышка китү әле дә тыела", дип сөйләгән Ольга Романова.

Аның әйтүенчә, Пригожин Башкортстан депутатлары аша үз төзәтмәләрен керттермәкче булган. Башкортстан Корылтае вәкилләре әзерләгән документта, хәрби хәрәкәтләрдә бер көн катнашуны иректән мәхрүм ителү мөддәтенең 10 көненә тәңгәл, дип санарга тәкъдим ителде. Әмма әлеге канун өлгесе узмады.

"Пригожин көз башыннан бирле тоткыннарга "Вагнер"га язылыгыз, без китәчәкбез, безнең арттан саклану министрлыгы киләчәк, дип әйткән. "Бездә шартлар яхшырак, бөтен әйбер ихтыяри, ә бездән соң бөтенесен мәҗбүр алып китәчәкләр", дигән, дип сөйли Романова.

Әлегә тоткыннарны сугышка үз теләкләре булганда гына алалар диелә.

"Саклану министрлыгы "Без – "Вагнер" түгел, бездә мәхкәмәсез җәзалап үтерүләр юк", дип искәртә. Тоткыннар өчен бу мөһим, чөнки мондый җәзалау күпләрне куркыткан", ди хокук яклаучы. "Вагнер"дагы кебек үк, министрлык вәкилләре дә ярлыкау һәм хөкем карарын гамәлдән чыгаруны вәгъдә итә диелә. Пригожин 21 яшьтән яшьрәк тоткыннарны сугышка алганда әти-әниләреннән рөхсәт сораган булса, хәрбиләр болай эшләми дип искәртә Романова.

Былтыр октябрьдә журналистлар Русия саклану министрлыгының да тоткыннарны сугышка җибәрә башлавын хәбәр иткән иде. Аларны "кызыл" колонияләрдән, ягъни күбрәк куәт оешмаларының элекке хезмәткәрләре утырган җирләрдән җыялар, диелде.

Ноябрь аенда исә Украинага әсир төшкән "Вагнер" сугышчысы элекке тоткын Евгений Нужинны кувалда белән үтергәннәр иде. Аны Украина ягында сугышырга теләве өчен шулай җәзалаулары әйтелде. Моңа фикер белдереп, Евгений Пригожин "Нужин яхшы булмаган, әмма гадел кешеләр белән очрашты", "эткә – эт үлеме", диде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG