Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә дәрес вакытында укытучыны телефонга төшерүне канун белән тыймакчылар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Канунны бозган өчен нинди җәза булачагы әйтелми.  

Русия думасының мәгариф комитеты рәисе Ольга Казакова укучыларга дәрестә укытучыларны видеога төшерүне һәм аны социаль челтәрләргә куюны тыярга тәкъдим итә.

"Балалар низаглы яки үзләре уйлавынча, кызыклы хәл китереп чыгара да, укытучыны видеога төшерә - кызганыч, бу бездә нормага әйләнде. Соңыннан аны социаль челтәрләргә куялар, бер-берсенә җибәрәләр", дигән ул. Болай эшләргә ярамавын сүз белән аңламыйлар икән, кануннар белән тыярга кирәк, ди депутат.

Укытучыны видеога төшергән өчен нинди җәза булачагы әйтелми.

  • Былтыр март аенда Пензадан инглиз теле укытучысы Ирина Ген өстеннән укучылары әләк язды. Сигезенче класста укучы кызлар инглиз теле укытучысы белән сөйләшүне смартфонга яздырып алган, анда укытучы Русиянең гамәлләрен һәм Украина җирләрендә ни кылуын тасвирлаган. Нәтиҗәдә бу укытучыга Русия гаскәре турында "фейклар" тарату маддәсе нигезендә җинаять эше ачылды.
  • Аннексияләнгән Кырымның Карасубазар (Белогорски) техникумы укытучысы Андрей Белозеровны уку йортында "Байрактар" исемле украин җыры кушып куюы өчен эшеннән алганнар иде. "Байрактар" җырын кабызган укытучының видеосы социаль челтәрләрдә чыкты. Русиянең SHOT-ШОТ басмасы "укучылар Андрей Белозеровтан зарланган", дип язды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG