Бу хакта кырымтатарларның Мәҗлес рәисе Рефат Чубаров хәбәр итте.
"Русия варварларының иң киң таралган явызлыгы — [Украина] ватандашларын подвалда тоту. Анда алар Русия ватандашлыгын һәм паспортын алырга теләк белдерергә тиеш. Баш тарткан кешеләр физик җәзаларга дучар була һәм Русия оккупантларына үзләренең шәхси милкен — йортын, машинасын тапшырырга мәҗбүр ителә, шуннан соң тыңламаучыларны оккупацияләнгән зонадан депортациялиләр", дип язган Чубаров Facebook челтәрендә.
Шушы көннәрдә кырымтатарлар укмашып яшәгән Генически районы Новоалексеевка авылында Русия гәскәрләре берничә тапкыр рейдлар үткәреп, элек хуҗалары эвакуацияләнергә мәҗбүр булган йортларга кереп урнаша башлаган. Шундый "урнашу"га, иң беренче чиратта, Украина дәүләтенә тугрылыклары белән танылган кешеләрнең йортлары дучар ителә.
Эдем Бекиров 2018 елның декабрендә Кырымга керергә тырышканда Русия хакимиятләре тарафыннан тоткарлана. 2019 елда ул РФ белән Украина арасында узган әсирләр алмашу нәтиҗәсендә Украинаның кыйтга өлешенә кайтарыла.
Русиягә буйсынган Акмәчет (Симферополь) мәхкәмәсе 2021 елның июнендә читтән торып Бекировны — "шартлаткыч матдәләрне саклаганы өчен" — 7 ел төрмәгә һәм 150 мең сумлык штрафка хөкем итте. Бекиров бу карарны "халыкны куркыту" дип бәяләгән иде.
Херсон өлкәсе русияләр тарафыннан басып алынганнан соң, Бекировлар гаиләсе Новоолексеевкадан Украинаның башка өлешенә эвакуацияләнергә мәҗбүр булды.
Рефат Чубаров Русия гаскәрләре басып алган Украина җирләрендә кешеләрне урлау, җәфалау, эвакуацияләнергә мәҗбүр булганнарның йортларына урнашу кебек күренешләр киң таралган, әмма күпләр әлеге фактларны ачарга курка, ди.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум