Accessibility links

Кайнар хәбәр

М-12 машина юлының Мәскәүдән Казанга кадәр өлешен 2023 ел ахырына кадәр ачарга ниятлиләр 


Иллюстратив рәсем
Иллюстратив рәсем

Русия хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин әйтүенчә, әлеге төзелеш өчен Русия министрлар кабинеты 30 миллиард сум бүлеп бирәчәк. Проектның 300 миллиард сумга кыйбатлануы әйтелгән иде.

М-12 машина юлының Казанга кадәрге өлешен бу ел ахырына кадәр ачарга ниятлиләр. Бу хакта Русия хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин белдерде.

"Илдәге иң зур проектларның берсе – Мәскәүдән Казанга кадәр салынасы М-12 машина юлы. Ул алга таба Екатеринбурга һәм Төмәнгә кадәр дә озайтылачак, халыкара транспорт коридорының бер өлеше булачак. Чикләүләр кертелгән шартларда ул Азия илләре белән сәүдә элемтәләрен шактый яхшырта алачак. Казанга кадәр өлешен бу ел ахырына кадәр ачарга ниятлибез", диде ул урынбасарлары белән очрашуда.

Мишустин әйтүенчә, әлеге төзелеш өчен Русия хөкүмәт йорты 30 миллиард сум бирәчәк.

9 февральдә М-12 машина юлының 300 миллиард сумга кыймәтләнүе билгеле булды.

Машина юлын төзү белән идарә итүче "Автодор" дәүләт ширкәте мәгълүматынча, проектны финанслау бераз киметелеп, 901,5 миллиард сум булырга мөмкин. Бу - "алдан күрелмәгән эшләр һәм чыгымнар өчен каралган акчалар"ны экономияләү хисабына булырга мөмкин диелә хисапта.

800 километр озынлыктагы М-12 түләүле машина юлы башта Мәскәүне Казан һәм Түбән Новгород белән тоташтырыр дип ниятләнгән иде, әмма аны Екатеринбур һәм Төмәнгә кадәр дә озайтачаклары хәбәр ителде.

Юл өлешчә Владимир, Муром, Арзамас, Сергач, Канаш, Шәле аша узачак. Аны 2024 елга төзеп бетерерләр дип ниятләнә. Бу машина юлыннан сәгатенә 130 километр тизлектә йөрергә рөхсәт ителә, ул Мәскәүдән Казанга кадәр 6,5 сәгатьтә барып җитәргә мөмкинлек бирәчәк. Инвестицияләр якынча 730 миллиард сум дип бәяләнә.

Юл үз эченә өч күперне дә алачак, алар арасында Казан тирәсендә Идел аша салынган өч километр озынлыктагы күпер дә бар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG