Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда кырымтатар теленең беренче этимологик сүзлеге дөнья күрде


Энвер Куртумеров
Энвер Куртумеров

Кырымда "Кырымтатар теленең этимологик сүзлеге" дөнья күрде. Аны Энвер Куртумеров әзерләп үз акчасына чыгарган. Бу эшкә галим 8 ел гомерен багышлаган. Бу кырымтатар теленең беренче этимологик сүзлеге.

Акмәчеттә узган тәкъдим итү чарасында Энвер әфәнде кырымтатар теленең этимологик сүзлеген эшләгәндә төрки дөньяда этимология белән бәйле фәнни хезмәтләрне, төрки халыкларның сүзлекләрен өйрәнәргә туры килде, дип сөйләде.

Галим сүзләренчә, бер тамырдагы төрки сүзләрнең кырымтатар сүзләре белән дә уртаклыгын күзәтергә мөмкин. Мондый хәл барлык төрки телләргә хас. Бүген төрки телләрдә кайбер сүзләр бәлки төрлечә яңгырыйдыр, ләкин ул сүзләрнең тамырына карасаң, алар бер үк сүз дигән фикергә киләсең ди галим.

Кырымда кырымтатар теленең беренче этимологик сүзлеге дөнья күрде
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:29 0:00

Мәсәлән, кырымтатарча "куткармак" (татарча коткармак) сүзе "Дивани лугат ат-тюрк" сүзлегендә иске төркичә "кут" – бәхет, "кут олмак" (татарча котылмак) - бәхетле булмак мәгънәсен аңлата. Бу сүзлектә бирелгән аңлатмада "Тәңре ирне кутлы итте, коткарды", дигән мәгънә бирелә. Тәңренең биргән бәхете белән ир кот булды, исән калды, бәхетле булды, котылды дигәнне аңлата.

Кырымтатар теленә кайсы телләрдән иң күп сүзләр күчкән дигән сорауга Энвер әфәнде гарәп, фарсы телләрен атады, һәм огуз шивәсеннән кергән сүзләрнең төрек теле тәэсирендә кергәнен әйтте.

— Минем фикеремчә, кырымтатар теленә гарәп, фарсы телләреннән сүзләр күп кергән. Ата-бабаларыбыз ислам динен кабул иткәннән соң, барлык дини терминнар, шулай ук иҗтимагый, сәяси терминнар гарәп теленнән кергән, бүгенге кырымтатар телендә сәяси-иҗтимагый тормышыбызда алар иң куп урын алган.

Икенче урында фарсы теленнән кергән алынмалар.

Кырымтатар телендә грек алынмаларына килгәндә, Энвер әфәнде фикеренчә, алар азрак өлешне тәшкил итә, ләкин алар да телне баета.

— Шулай ук телебезне дженевиз (генуэзлар, Генуя), итальян телләреннән килгән сүзләр дә баета. Караим теленнән шактый хәзәр сүзләре кергән. Мин аларны бу сүзлеккә керттем. Мәсәлән, "очрашмак" дигән сүз бар, аны үзбәк телендә куллана идек. Этимологиясенә карасак, "очрашу" - көтелмәгәндә күрешүне аңлата. "Күрешү" сүзе исә күзгә-күз күрешүне аңлата. Безнең иске әдәбиятыбызда "очрашу" сүзе кулланылган. Мәсьәлән Газаи иҗатында мондый юллар бар:

Очрашмак өчен әй, Ай йөзле, вәгъдә иттең сиң миңа
Мин синең вәгъдәңә корбан булыйм...

"Очрашмак" сүзе кырымтатар телендә дә кулланылган, ләкин бүген аны әйтсәң, белмәүчеләр, син бу сүзне үзбәкләрдән алдыңмы әллә дия ала. "Аныкламак" сүзе хәзәр теленнән алынган. Бу сүзгә ихтыяҗ бар, чөнки "билгеләү" сүзе "аныкламак" сүзенең мәгънәсен тулысынча бирми. Мәсәлән, "төгәл фәннәр" ("точные науки") терминын эзләдем, ләкин табалмадым. "Кесин гыйлемнәр" димәкче булдым, ләкин "анык гыйлемнәр" күбрәк киләшә дип уйладым. Хәзәр сүзләрен караимнар кулланган бит, хәзәрләр дә безнең ата-бабаларыбыз, ни өчен аларны кулланмаска. Минемчә, мондый сүзләргә мохтаҗлык бар.

Кырымтатар теленең этимология сүзлеге
Кырымтатар теленең этимология сүзлеге

Кырымтатар теленә кайсы төрки телләр иң якын дигән сорауга Энвер әфәнде, бүгенге заманча кырымтатар теле татар, балкар, кумык телләренә, һәм дә казакъ телендә кайбер сүзләрдә "ш", "җ" кебек хәрефләрене алмаштырсак, аңа да якын ди. Ләкин тарих дәвамында Кырымда кыпчак кабиләләре белән бергә огуз кабиләләре дә яшәгән, табигый, телебезгә огуз сүзләре дә кереп калган ди ул.

— Мәсәлән, аларның "дүн" дигән сүзе асылда кыпчак телендә "түн" булырга тиеш, без бүген әдәбиятыбызда "дүн" дип кулланабыз, ләкин асылда бу "түн" сүзе. Бездә "геҗе" (вечер) сүзе кыпчак телендә "кече" диелә иде, ә татарларда ул "кич", үзбәк, кыргызларда "кеча", бездә огуз теле тәэсирендә мондый сүзләр барлыкка килгән. Кыскасы, кырымтатар теле — огуз-кыпчак телләренең, бәлки, яртыга-ярты кушылуы нәтиҗәсендә барлыкка килгән бер тел. Аның өчен телебез кыпчак ягыннан гына баерга тиеш дисәк, дөрес булмас, ул һәм огуз, һәм кыпчак ягыннан үсәргә тиеш. Мәсәлән, без "ледокол" сүзенә төрек теленнән "бозкыран" сүзен алдык. Бездә "кыран" сүзе кулланылмый. "Боз долап" – суыткыч була, долап - шкаф. Телдә мондый сүзләр була ала, бу — табигый хәл.

Кырымтатар теленең этимология сүзлеге
Кырымтатар теленең этимология сүзлеге

Чарада чыгыш ясаган Кырым федераль университеты галиме Алим Куртсеитов "Кырымтатар теленең этимологик сүзлеге" — тарихи сүзлек, диде. Хәзерге сүзлекләр — заманча телебезнең сүзлекләре. Этимологик сүзлеккә исә шактый иске сүзләр кертелгән, тарих белән шөгыльләнгән галимнәр өчен ул файдалы була ала. Бу сүзлеккә барлыгы 5-6 мең тирәсе сүз кергән", диде ул.

Чарада онлайн катнашкан Төркиянең Кыркларели (Kırklareli) дәүләт университеты галиме Бюлент Хунерли, этимологик сүзлекне эшләү өчен чын профессионал булырга, телләрне белергә кирәк ди.

— Энвер Куртумер чыгарган сүзлекне гадәттә галимнәр төркеме чыгара, ә ул аны берүзе әзерләп чыгарды һәм ул чыганакларга бай. Төрки халыклар арасында этимологик сүзлек чыгара алмаганнары да бар, мисал өчен, гагаузлар. Кырымтатарларны мондый сүзлек чыгару белән котлыйм. Энвер Куртумерның бу сүзлеге кырымтатар теле өчен генә түгел, бар тюркология өчен зур әһәмиятекә ия.

Кырымтатар теленең этимология сүзлеге
Кырымтатар теленең этимология сүзлеге
Энвер Куртумеров 1957 елда Үзбәкстанның Андижан өлкәсе Мархамат шәһәрендә Кырымнан сөргенгә җибәрелгән кырымтатар гаиләсендә туган. 1979 елда Андижаң дәүләт педагогия институтының рус теле бүлеген тәмамлый. 1990 елда Кырымга кайта, Җиде кое (Ленин) районы Давут-Эли (Марфовка) мәктәбендә урыс-кырымтатар телләре укытучысы булып эшли. Кырым дәүләт университетының кырымтатар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый һәм 1994-2018 елларда шунда эшли. 1995-2008 елларда Кырым мөселманнары диния идарәсе әгъзасы итеп сайлана, мөфтиятнең кырымтатар телендә документларыны әзерләү өчен җаваплы булып эшли.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG