Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда Украинаның басып алынган төбәкләреннән китерелгән ике меңнән артык кеше яши 


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Аларның 1447се "шәхси сектор"да көн күрә, 560ы – вакытлыча яшәү пунктларына урнаштырылган диелә.

Татарстан эчке эшләр министрлыгы мәгълүматынча, республикада фетнәчел Донецки һәм Луһанскидан, аннексияләнгән Запорожье һәм Херсон өлкәләреннән, шулай ук Украинаның "аерым җирләреннән" китерелгән 2007 кеше яши. Бу хакта "Коммерсантъ" яза.

Аларның 1447се "шәхси сектор"да көн күрә, 560ы – вакытлыча яшәү пунктларына урнаштырылган диелә.

Татарстанда сугыш барган җирдән китерелгәннәр өчен вакытлыча яшәргә 11 пункт бар. Казанда – "Второй дом" кунакханәсе, "КВАРТ" кунакханә-торак комплексы, "Ливадия - Татарстан" шифаханәсе, "Экспресс" һостелы һәм "Стрела" отеле. Казан федераль университетының Алабугадагы филиалының тулай торагында, Яшел Үзәннең "Васильевский" шифаханәсендә, Лаешның "Санта" һәм "Санта Регина" шифаханәләрендә, Чаллының – КамАЗ кунакханәсендә һәм "Жемчужина" шифаханәсендә дә Украинадан китерелүчеләрне урнаштыралар.

Кешеләрне яшәтүгә – 913 сумга кадәр, ашатуга - 415 сумга кадәр акча бүленә. Аны Русия бюджетыннан, Украина ватандашларын вакытлыча урнаштыру пунктлары ясаган оешмаларга түлиләр. Шул рәвешле Татарстан Украинадан китерелгән бер кешегә көненә 1328 сум тота.

  • Русиянең Украинага каршы башлаган сугышы аркасында фетнәчел Донецки һәм Луһански төбәкләрендә, шул исәптән Херсонда киеренкелек артты, кешеләр башка илләрдә, шул исәптән Русиядә дә сыену эзләргә мәҗбүр калды.
  • Украина ягы Мариуполь кешеләрен Казанга Русия мәҗбүриләп алып китте дип белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG