Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кремль Путин юлламасына "дус булмаган" илләрнең медиаларын чакырмаячак


Путинның 2019 елдагы юлламасы
Путинның 2019 елдагы юлламасы

Чит ил журналистлары арасында әлеге чарага бары тик дус дәүләтләрдән булганнары гына кертеләчәк.

"Дус булмаган" илләрнең журналистларына Русия президенты Владимир Путинның Федераль җыенга юлламасында катнашу өчен аккредитация бирелмәячәк. Бу хакта Путин сүзчесе Дмитрий Песков белдерде.

Аның әйтүенчә, чит ил журналистлары арасында әлеге чарага бары тик дус дәүләтләрдән булганнары гына кертеләчәк. Шул ук вакытта Песков "алар трансляцияне теләсә кайсы каналдан туры эфирда карап эшли алачак", дип искәртте.

21 февральдә Путин Федераль җыенга юллама белән мөрәҗәгать итәчәк.

Соңгы тапкыр Путин юллама белән 2021 елның апрелендә чыгыш ясаган иде. Былтыр мөрәҗәгать бөтенләй булмады. Президентның "графигы бик тыгыз" диделәр.

Русия Конституциясенә ярашлы, президент юллама белән ел саен чыгыш ясарга тиеш. 2017 елда да ул 2018 елга күчерелгән иде.

Шул ук вакытта икенче көнгә тагын бер чара ниятләнә: 22 февральдә Кремль зур митинг-концерт оештырмакчы. Чара 200 мең кешегә исәпләнгән диелә. Анда Путин да катнашыр дип көтелә.

Мәскәүдә узачак митинг-концертта "массовка"да катнашучыларга 500 сум вәгъдә итәләр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG