Accessibility links

Кайнар хәбәр

22 февральдә Русия парламентының югары һәм түбән пулатлары чираттан тыш утырыш уздырачак 


Русия Думасы депутатлары
Русия Думасы депутатлары

Русия думасында 21 февральдә узасы утырышны икенче көнгә күчергәннәр.

Русия думасында 21 февральдә узасы утырышны икенче көнгә иртәнгә күчергәннәр. Бу хакта думаның электрон мәгълүматлар базасында чыккан карар өлгесендә әйтелә.

Документтан күренгәнчә, Русия думасы утырышы 22 февральдә Казан вакыты белән иртәнге сәгать унда булачак.

Алданрак РИА Новости Федерация шурасындагы чыганагына сылтама белән, Русия парламентының югары һәм түбән пулатлары планнан тыш утырыш үткәрәчәк дип хәбәр иткән иде.

"Без 22 февральдә пулат утырышы узачагы турында хәбәр алдык. Иртән – Дума, 15:00 сәгатьтә – без [Федерация шурасы]", дигән мәгълүмат агентлыгының әңгәмәдәше.

Соңрак Федерация шурасы рәисе Валентина Матвиенко чираттан тыш утырыш, хөкүмәт үтенече белән 1 марттан күчерелде, дип аңлатты.

Шул ук вакытта Русия думасының КПРФтан депутаты, генерал Виктор Соболев тиздән илдә мобилизациянең икенче дулкыны игълан ителергә мөмкин, дип белдерде. "Бердәм Русия"ле Юрий Швыткин исә Думада бу мәсьәлә каралмый, дип ышандыра.

Әлеге утырышка кадәр, бер көн алдан, ягъни 21 февральдә Русия президенты Владимир Путин Федераль җыенга юллама белән мөрәҗәгать итәчәк. Кремль сүзчесе Дмитрий Песков Русия президентының "махсус хәрби операция" дип йөртелүче Украинага һөҗүмгә басым ясаячагын, икътисади һәм социаль мәсьәләләрне күтәрәчәген белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG