Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан артистлары фетнәчел Луһанскида чыгыш ясаган 


"Әкият" курчак театры "Адәмнәр" тамашасын күрсәтә, архив фотосы
"Әкият" курчак театры "Адәмнәр" тамашасын күрсәтә, архив фотосы

Алар Украинадан басып алган төбәккә мәдәният министрлыгы белән берлектә килгән. Бу эш сәфәре мәдәни багланышларны ныгыту һәм төбәкләр арасындагы хезмәттәшлекне көчәйтү өчен оештырылган диелә. 

Татарстан мәдәният министрлыгы делегациясе эш сәфәре белән фетнәчел Луһанскига килгән. Республиканың мәдәният министрлыгы аннексияләнгән төбәккә "Әкият" курчак театры артистларын һәм Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамблен дә алып барган.

Бу хакта министрлык сайтында хәбәр ителә.

Бу сәфәр "мәдәни багланышларны ныгыту һәм төбәкләр арасындагы хезмәттәшлекне көчәйтү, хәрбиләрне хуплау, һуманитар ярдәм күрсәтү" өчен оештырылган диелә. Татарстан вәкилләренең фетнәчел Луһарнскига 14 февральдә килеп җитүе әйтелә.

Театр артистлары Луһански академия курчак театрында "Уймак кыз" ("Дюймовочка") урысча спектаклен күрсәткән. Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле исә татар, урыс, беларус халык биюләре биегән, татарча, урысча һәм чуашча җырлар җырлаган диелә.

  • Русия Украинага 24 февральдә бәреп керде. Шуннан бирле татар җырчылары сугышта Русия ягыннан катнашкан ир-атларга (ягъни оккупантларга) булышабыз дип, Татарстанда "хәйрия" тамашалары үткәреп йөри башлады.
  • Укрианадагы сугышны хуплаучы татар-башкорт артистлары шактый. Алар мобилизациягә эләгүчеләр каршында җырлый, һуманитар ярдәм җыюны оештыра. Татар-башкорт артистларын хакимият пропаганда коралы итеп куллана.
  • Артистлар арасында сугышка барырга әзермен диючеләр дә булды. Мәсәлән - Радик Юльякшин шулай дигән иде.
  • Җырчы Фирдүс Тямаев Донбасска һуманитар ярдәм оештырды, сугышка барырга туры килсә, барам дигән иде, әмма аягым авырта, дип кисәтеп куйды.
  • Былтыр 21 сентябрьдә Русиядә "өлешчә" мобилизация игълан ителгәч, "Болгар" радиосының элекке баш мөхәррире Илнур Фәйзрахманов Русиянең һәр төбәгендә, хәрби бүлекчәләрдә, сугыш барган фронт сызыгында даими рәвештә мәдәни-агарту концерт-спектакльләре уздырырга тәкъдим иткән иде. Агитбригада чыгышларында үзем дә катнашыр идем дип белдерде ул.
  • "Әкият" курчак тетары "Дюймовочка"ны 2019 елда Мәскәү курчак театры сәхнәсендә дә уйнаган иде. Ул елны театрның Мәскәүгә алып барган дүрт спектакле арасында бер генә татар телле спектакль дә булмавы тәнкыйть тудырды. Азатлыкның "Ни өчен татар спектакле алып бармыйсыз?" дигән соравын театрда "бездән тормый", дип җаваплаганнар иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG