Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда яшьләргә “патриотик тәрбия бирү” турында канун өлгесе әзерләмәкчеләр 


Тимур Сөләйманов
Тимур Сөләйманов

Дәүләт шурасында моның белән шөгыльләнәчәк эш төркеме булдырылган. 

Татарстан Дәүләт шурасында яшьләргә "патриотик тәрбия бирү" турында канун өлгесе әзерләячәк эш төркеме оештырылган. Бу хакта Татарстан парламентының социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова хәбәр итте, дип яза "Татар-информ".

"Бүген бу тема беркайчан булмаганча актуаль. Аңа хакимиятнең бөтен катлауларында зур игътибар бирелә. Төп бурыч – һәр бала үзен таба алсын. Без аларга спорт һәм иҗат белән шөгыльләнү мөмкинлеге тудырырга тиеш", дигән ул.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмчесе һәм "Беренчеләр хәрәкәте"нең Татарстандагы җитәкчесе Тимур Сөләйманов сүзләренчә, балаларны шәхси казанышларына түгел, төркем белән ирешкән уңышларга әһәмият бирергә өйрәтү - төп максат булачак. "Беренчеләр хәрәкәте" барлык колледжларда һәм мәктәпләрдә, үсмерләр клубларында, яшьләр үзәкләрендә дә булачак, дигән ул.

"Мондый эшчәнлекнең чын нәтиҗәсен хәзерге беренче сыйныф укучылары мәктәпне тәмамлагач күрәчәкбез. Аларда яңа карашлар формалашачак", дигән ул.

Татарстанда яшьләргә патриотик тәрбия биргәндә хәрби-патриотик клубларның җыеннары узачак, унынчы сыйныфлар өчен хәрби җыеннар үткәрәчәкләр, эзтабарлар экспедицияләре оештырылачак, волонтерлык белән шөгыльләнәчәкләр.

Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан соң, Русиядә яшәүчеләрдә, аеруча балаларда һәм үсмерләрдә ватанпәрвәрлек, ватанга мәхәббәт хисләре уятырга тырыша башладылар. Бу исә мәгариф системына да үз йогынтысын ясады. Мәктәпләрдә һәм уку йортларында яңа дәресләр, яңа тәртипләр кертелде. Мәсәлән, балаларга "Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр" дигән дәрес укыталар, ә уку елы башыннан мәктәпләрдә һәр яңа атна байрак күтәрүдән, гимн җырлаудан башлана.

Былтыр 6 июльдә Русия думасы совет чорындагы пионериягә охшаш балалар һәм яшьләр оешмасы төзү турында канун кабул итте. Оешма яшьләрне тәрбияләү белән шөгыльләнәчәк һәм аларда "Русиянең традицион рухи һәм әхлакый кыйммәтләре нигезендә дөньяга караш формалаштырачак" дип белдерделәр. 18 декабрьдә Мәскәүдә оешманың беренче җыены узды. Анда катнашучылар хәрәкәткә "Беренчеләр хәрәкәте" ("Движение первых") дигән исем сайлады.

1 февральдә Татарстанда яңа "пионерия"нең беренче бүлекчәсе ачылды, ул Яшел Үзәндәге Ломоносов исемендәге 18нче лицейда урнашты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG