Accessibility links

Кайнар хәбәр

Туган телләр ни өчен югала?


Туган телләр ни өчен югала?
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:54 0:00

21 февраль Халыкара туган тел көне билгеләнә. Русиядә тел вазгыяте бик тиз үзгәрә. Хакимияткә Путин килгәннән бирле туган телемне белмим диючеләр саны арта. Урысларда, андый хәл юк, ә менә башка халыкларда — шул исәптән татар, башкорт, чуаш, эрзя, мукшы, удмурт, мари, комиларда — андый проблем бар.

21 февральдә Халыкара туган тел көне билгеләнә. Русиядә Тел вазгыяте зур тизлек белән үзгәрә. Хакимияткә Путин килгәннән бирле "туган телемне белмим" диючеләр саны арта. Урысларда, андый хәл юк, ә менә башка халыкларда — шул исәптән татар, башкорт, чуаш, эрзя, мукшы, удмурт, мари, комиларда — андый проблем бар.

Русия хакимиятләре мәгълүматына күрә, бу телләрне белүчеләр саны ике җанисәп арасында 20%тан алып 45%ка кадәр кимегән. Активистлар, бу — коточкыч, ди һәм чаң суга. 11 елда татарча белүчеләр саны 1 миллион кешегә кимегән!

Татар телендә сөйләшүдән татарлар гына түгел, башка этник төркемнәр дә туктый, чөнки бу тел хәзер мәҗбүри укытылмый. Белгечләр фикеренчә, бу — Мәскәүнең урыс булмаган телләрне кысрыклау сәясәте нәтиҗәсе.

Идел буе халыклары телләренең хәле турында кыска видео әзерләдек. Әлеге видеода журналист Рамазан Алпаут сөйли, ул — татарларга кардәш булган төрки телле кумык халкы вәкиле. Шунысы кызык: ул бу юлы татарча сөйли.

XS
SM
MD
LG